Кичә Түбән Кама муниципаль районында Татарстан Республикасы муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының башкарма комитетлары җитәкчеләре катнашында “түгәрәк өстәл” утырышы булды, анда Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары А.А.Ощепков Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Җирле үзидарә органнары белән багланышлар департаменты эше турында доклад белән чыгыш ясады.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Р.Ф.Моратов рәислегендә Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитеты утырышы булды, анда 11 закон проекты карап тикшерелде:
Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов Татарстан Республикасы Дәүләт Советы вәкиле һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты вәкиле сыйфатында 2006 елда туктатып торылган “Татарстан Республикасы территориясендә уен йортларын урнаштыру турында” 2006 елның 5 апрелендәге Татарстан Республикасы Законын гамәлдән чыккан дип тану турында “Медиа-плюс” ҖЧҖ гаризасы буенча эш һәм шәхси эшкуар Бокучава Г.Г. гаризасы буенча эш буенча суд процессларында катнашты.
Кичә Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышы булды, анда бер төркем, аерым алганда, “Татарстан Республикасында мәдәни мирас объектлары турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында”, “Мәдәният турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы закон проектлары турында фикер алышынды.
Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов парламент тыңлауларында катнашты. Алар Татарстан Республикасы Дәүләт Советында “2008 елга Татарстан Республикасы бюджеты турында” закон проекты буенча үтте.
2007 елның 28 сентябрендә Россия Федерациясе Хөкүмәтендә 625 номерлы карар чыкты, анда беренчел тикшерү органнары, башлангыч тикшерү органнары яки суд билгеләве буенча җинаять суд эшләрен алып баруда яклаучы сыйфатында катнашкан адвокатның хезмәте өчен түләү катгый суммада, аерым алганда, бер көн катнашу өчен - 275 сумнан ким һәм 1100 сумнан да артык, ә эш көне булмаган бәйрәм көнендә яки ял көне булган көнендә, шулай ук төнлә катнашкан өчен 550 сумнан ким һәм 2200 сумнан да артык була алмый.