ЯҢАЛЫКЛАР


6
октябрь, 2007 ел
шимбә
Кичә Казанда Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция булды, ул җирле үзидарәне үзгәртеп коруның бүгенге дәверендә җирле үзидарә органнары, башкарма хакимиятнең территориаль органнары, иҗтимагый оешмалар багланышларының нәтиҗәле механизмнарын барлыкка китерү мәсьәләләренә багышланды, аны Россия Федерациясенең Төбәкләрне үстерү министрлыгы тәкъдиме белән Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, РФ Төбәкләрне үстерү министрлыгының Федератив мөнәсәбәтләр, дәүләт идарәсе һәм җирле үзидарә департаменты, Сәнәгатьтә икътисад һәм идарә институты оештырдылар.

5
октябрь, 2007 ел
җомга
Яңа чакырылыштагы Дәүләт Думасы депутатларын сайлау кампаниясен үткәрү вакытында законлылыкны тәэмин итү максатыннан Генераль прокурор Ю.Я. Чайка “РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатларын сайлау турында законнарның үтәлешен прокурор күзәтчелегенә алуны оештыру турында” Күрсәтмәгә кул куйды.
Кичә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитетының Эксперт советы утырышы булды, анда Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитеты тикшерүенә тәкъдим ителүче берничә заон проекты карап тикшерелде.
Казан шәһәре инфраструктурасын камилләштерү, республика башкаласының киләчәктә икътисадый үсеше өчен шартлар тудыру зарурлыгы шәһәр чикләрен киңәйтүне таләп итә. Бу максатларда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Казан шәһәре, шулай ук шәһәргә терәлеп торучы һәм Биектау, Лаеш, Питрәч муниципаль районнары составына керүче кайбер муниципаль берәмлекләрнең чикләрен үзгәртү инициативасы белән чыкты. Бу мәсьәлә буенча 2007 елның 29 сентябрендә Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең 527 номеры карары дөнья күрде.

4
октябрь, 2007 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары – ТР Юстиция министрлыгының Җирле үзидарә органнары белән багланышлар департаменты җитәкчесе А.А.Ощепков Биектау муниципаль районы Советы сессиясендә катнашты, анда Биектау муниципаль районы чикләрен үзгәртү мәсьәләсе буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәте инициативасы карап тикшерелде.
2007 елның 27 сентябрендә Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең 514 нче карары белән “Татарстан Республикасы территориясендә уен биналарын урнаштыру турында”ТР Законын гамәлгә ашыру буенча чаралар хакында” ТР Министрлар Кабинеты карарына үзгәрешләр кертелде.

3
октябрь, 2007 ел
чәршәмбе
2007 елның 29 сентябрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Р.Н.Миңнеханов “Муниципаль берәмлекләрнең чикләрен яңадан төзү һәм үзгәртү турында инициатива күрсәтү хакында” ТР Министрлар Кабинеты карарына кул куйды.
РФ Югары Суды әзерләгән судларның мәгълүмати ачыклыгы турында закон проекты Дәүләт Думасында. Яңа документның максаты – кешеләр өчен суд утырышлары залларыннан тулы мәгълүмат алу мөмкинлеген шактый киңәйтү.

2
октябрь, 2007 ел
сишәмбе
Сүз гамәлдәге бер төркем законнарга, шул исәптән Җинаять кодексына төзәтмәләр кертү турында бара. Алар барысы да дәүләтнеке булмаган куркынычсызлык хезмәте күрсәтү базарын контрольдә тотуны катгыйлаштыруга юнәлтелгән.
Әмма төп вакыйга бу түгел. Документ теләсә кайсы эре компания һәм банкта булган куркынычсызлык хезмәте дип атала торган хезмәтләрне законнан тыш дип игълан итә. Бетерелүгә шулай ук "Газпром" яки күптән түгел генә закон чыгаручылардан коралдан файдалану һәм аны куллану буенча преференция алган "Транснефть" кебек супергигантларның сак хезмәтләре дә дучар ителә. Аларга хәзер ведомстводан тыш сак яки ШСП йөзендә яңа саклаучылар эзләргә туры киләчәк.
2007 елның 1 октябреннән Хәрби Көчләргә хезмәткә көзге чакырылу белән бәйле Мәскәүдә Генераль Хәрби Прокуратураның хәрби хезмәткә чакырылучылар һәм аларның ата-аналары өчен хокукый консультация бирү пунктлары эшли башлады. Консультацияне башкала халкы гына түгел, Россиянең барлык гражданнары да алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International