ЯҢАЛЫКЛАР


7
июнь, 2024 ел
җомга

Татарстан дәүләт юридик бюросы һәм Россия Федераль җәзаларны үтәтү хезмәтенең республика буенча идарәсе арасында төзелгән килешү кысаларында, Татарстан территориясендә җәза үтәүче хөкем ителгәннәр даими нигездә түләүсез юридик ярдәм ала алалар.

Авито һәм “Цифрлы икътисад” коммерцияле булмаган автоном оешма Россия Мәгариф министрлыгы һәм Россия Цифрлаштыру министрлыгы ярдәме белән цифрлы грамоталылык һәм кибер куркынычсызлык өлкәсендә “Цифрлы ликбез” Бөтенроссия мәгърифәтчелек проектының яңа сезонына старт бирде.


6
июнь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында җирле үзидарә органнары өчен норматив хокукый актларга һәм норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы бәйсез экспертиза үткәрү мәсьәләләре буенча укыту семинары узды.


5
июнь, 2024 ел
чәршәмбе

“Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтен һәм Татарстан Республикасында муниципаль хезмәтне үстерү” дәүләт программасын үтәү максатыннан Министрлык тарафыннан расланган график нигезендә авыл җирлекләре башлыкларын видео кабул итүләр үткәрелә.


3
июнь, 2024 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Рәисе администрациясе һәм “ТР Муниципаль берәмлекләр советы” ассоциациясе тарафыннан җирле үзидарәнең актуаль мәсьәләләре буенча авыл җирлекләре башлыклары өчен  оештырылган  дүртенче йомгаклау семинар-киңәшмәсе республиканың Әгерҗе муниципаль районында узды. Семинар эшендә ТР юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов, район һәм җирлек башлыклары, республиканың төрле ведомстволары җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты.

Ставрополь краенда җәмәгать судьяларын оештыру ягыннан тәэмин итү буенча форум узды, анда Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин да катнашты.


31
май, 2024 ел
җомга

Республикада беренче көннәрдән үк махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына, шул исәптән юридик өлкәдә дә, һәрьяклап ярдәм күрсәтелә. Татарстан Дәүләт юридик бюросы “Ватанны саклаучылар” махсус хәрби операциясендә катнашучыларга ярдәм итү дәүләт фонды филиалы белән актив хезмәттәшлек итә. Атна саен пәнҗешәмбе көннәрендә “ТР Дәүләт юридик бюросы” ДКУ вәкилләре Фонд мәйданчыгында гражданнарны кабул итә.


30
май, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре “Корпорацияләр кроссы” масштаблы спорт чарасында катнаштылар. 3 км озынлыктагы экстремаль киртәләр белән йөгерү Лебяжье урман паркы территориясендә узды.

Татарстан Республикасы Хокук бозуларны профилактикалау буенча Хөкүмәт комиссиясенең эшче төркеме 2024 елның 28-29 маенда Спас муниципаль районында әлеге юнәлештә эшне оештыруны өйрәнү максатыннан күчмә чара уздырды.


29
май, 2024 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы җитәкчесе Марс Фәтхуллин һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская гражданнарны бергәләп кабул иттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International