ЯҢАЛЫКЛАР


20
декабрь, 2024 ел
җомга

Бүген Юстиция министрлыгы җитәкчелеге катнашында Ветераннар советының йомгаклау утырышы узды.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Свердловск өлкәсенең коррупциягә каршы көрәш департаменты вәкилләре белән очрашу булды. Чара юстиция министры Рөстәм Заһидуллин җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Рәисенең коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе, Казан шәһәре Башкарма комитеты һәм “Бизнес коррупциягә каршы” иҗтимагый процедуралар үзәге вәкилләре катнашында узды.


19
декабрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында вакантлы вазыйфаларны биләүгә конкурс узды.

 

2024 елның 12 декабрендә муниципаль хезмәт турындагы республика законнарына төзәтмәләр кертүче Татарстан Республикасының кайбер законнары кабул ителде.


18
декабрь, 2024 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында республика җәмәгать судьялары аппаратларының яңа кабул ителгән хезмәткәрләре “Һөнәргә кереш” программасы буенча стажировка үттеләр.


16
декабрь, 2024 ел
дүшәмбе

Ижауда “Калашников. Спорт” компаниясе оештырган “Ижевская винтовка”  биатлон ярышының кышкы старты тәмамланды. Ярыш “Ижевская винтовка”ның юбилей санлысы - 55 нчесе. Ярышларда төрле дәүләт структуралары вәкилләрен дә кертеп, бөтен илдән спортчылар катнашты. Алар арасында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәре Айдар Шакиров та бар иде.

2024 елның 12 декабрендә Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарының “Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе белән үзара хезмәттәшлеге турында Татарстан Республикасы законнарына  төзәтмәләр үз көченә керде.


13
декабрь, 2024 ел
җомга

Әнәс Гатауллин рәислегендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның быелгы дүртенче, йомгаклау утырышы булды, анда бер еллык эшкә йомгак ясалды һәм киләсе елга актуаль бурычлар билгеләнде.

Казан федераль университеты юридик факультетының беренче курс студентлары Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы музеенда кунакта булдылар.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комтеты һәм комитет каршындагы экспертлар советы утырышында норматив хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза уздыру мәсьәләләре каралды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International