ЯҢАЛЫКЛАР


29
март, 2023 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында 2023 елның 29 мартында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппараты укыту узды.

29 мартта (бүген) җирле үзидарә органнары тарафыннан Татарстан Республикасының тапшырылган аерым дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру, аларның үтәлеше турында хисаплар һәм мәгълүмат бирү мәсьәләсе буенча видеоконференция режимында эшлекле киңәшмә узды.


28
март, 2023 ел
сишәмбе

Бүген җирле үзидарә органнарына хокукый консультация-методик ярдәм бүлеге башлыгы Майя Пашкова видео-конференц-элемтә режимында җирле үзидарә органнарының юридик хезмәтләре хезмәткәрләре өчен “Җирле үзидарә турында законнардагы үзгәрешләргә күзәтү. Муниципаль норматив хокукый актларны законнарга туры китерү” темасына белем бирү семинары уздырды.

Бүген юстиция министры Рөстәм Заһидуллин быел беренче тапкыр коррупциягә каршы тору комиссиясе утырышын уздырды.


27
март, 2023 ел
дүшәмбе

Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә (ДМИЮМ) белем алучы муниципаль хезмәткәрләр Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы музеенда булдылар

Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында шахмат буенча ярышлар узды.


24
март, 2023 ел
җомга

Юстиция министрлыгында норматив хокукый актларга һәм норматив хокукый актлар проектларына бәйсез коррупциягә каршы экспертиза үткәрү буенча 2022-2023 елларда аккредитацияләнгән экспертларны укыту узды.

Бүген Министрлыкта республиканың Нурлат районы авыл җирлекләре башлыкларын видеоконференция режимында кабул иттеләр.

Бу атнада ТР Юстиция министрлыгы музеена Бөтенроссия дәүләт юстиция университеты Казан филиалының беренче һәм икенче курс студентлары килде. Алар өчен музей экспозицияләре буенча күзәтү экскурсиясен Юстиция министрлыгының эшләр идарәчесе Наил Латыйпов үткәрде.

Юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов рәислегендә мөлкәти булмаган характердагы таләпләрне һәм бурычлы затлар булып җәмәгать хакимияте органнары, дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр торган суд карарларын үтәүне мониторинглау буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International