Казанда Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасының чираттагы этабы тәмамланды. Бүген өстәл теннисы буенча ярышлар узды, анда Юстиция министрлыгы командасы чирекфиналга уңышлы үтеп, иң яхшы алтылыкка керде.
Турнирның иң матур мизгелләренең берсе Юстиция министрлыгы вәкилләренең алар өчен танылган Татарстан хоккейчысы Данис Зарипов чыгыш ясаган ТР Дәүләт Советы командасы белән очрашуы булды.
“Данис Зарипов белән теннис өстәле артында очрашу турнирның чын бизәге булды. Мондый дәрәҗәдәге профессиональ спортчы белән аның өчен профильле булмаган спорт төрендә дә ярышу - ул аерым тәҗрибә һәм дәрәҗә”, - дип тәэсирләре белән уртаклашты Нияз Закиров.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы ел саен ярышларда катнашып, тотрыклы югары нәтиҗәләр күрсәтә. Юстиция министрлыгы командасына рухи терәк булу өчен Министрлык хезмәткәрләре арасыннан җанатарлар да килде.
“Иң көчлеләр алтылыгына эләгү - көндәшләрнең югары әзерлек дәрәҗәсен исәпкә алганда, бик лаеклы нәтиҗә. Бүгенге турнир кызыклы матчларга һәм көтелмәгән борылышларга бай булды. Без командабыз һәм аның үзен ничек күрсәтүе белән горурланабыз”, — диде Альберт Хәбибуллин.
Юстиция министрлыгы коллективы спортчыларына лаеклы чыгышлары һәм җиңүгә омтылышлары өчен чын күңелдән рәхмәт белдерә!
Быел Татарстанда җәмәгать судьялары институты төзелүгә 25 ел тула. “Республика Татарстан” газетасына биргән интервьюсында Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин җәмәгать судьяларының халыкка якынлыгы, аларның профессиональлеге һәм әхлаклылыгы, суд эшләрен алып бару системасын төзеп бетерү, цифрлаштыру һәм башкалар турында сөйләде.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Тәтеш муниципаль районында күчмә чара оештырды.
Татарстан Дәүләт юридик бюросы республика районнарында яшәүчеләр өчен түләүсез юридик ярдәм алу мөмкинлеген арттыру эшен дәвам итә.
Министрлык коллективы, улы Илдар Мидхәт улы Кормановның вакытсыз вафат булуы сәбәпле, Татарстан Республикасының элеккеге юстиция министры Мидхәт Мәзгут улы Кормановның һәм аның тормыш иптәшенең тирән кайгыларын уртаклаша.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре эш визиты белән Кама Тамагы районына бардылар. Төп максат җирле үзидарә органнарына хокукый ярдәм күрсәтү иде.
Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең авыл җирлекләре башлыкларын министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов җитәкчелегендә чираттагы кабул итү узды. Чарада Әгерҗе, Азнакай, Аксубай һәм Актаныш муниципаль районнарының авыл җирлекләре башлыклары, җирле үзидарә органнарының җаваплы вазыйфаи затлары, шулай ук Министрлык хезмәткәрләре катнашты.
Татарстанда яшәүче пенсионер ханым тиешле сыйфатта булмаган йорт сатып алган өчен миллион сумнан артык акчасын Юстиция министрлыгы хезмәткәренең түләүсез юридик ярдәме белән кире кайтара алды.
Татарстан җәмәгать судьялары эшчәнлегенә быел 25 ел тулды. Шул уңайдан Казан шәһәренен Киров районы буенча 5 нче суд участогы җәмәгать судьясы Земфира Җамалетдинова белән әңгәмә кордык.
Соңгы өч ай эчендә Татарстан Республикасында махсус хәрби операциядә катнашучы йөздән артык кеше һәм аларның гаилә әгъзалары түләүсез хокукый ярдәмнән файдаланды. Татарстан Юстиция министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, әлеге эш Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча махсус хәрби операциядә катнашучыларга комплекслы ярдәм кысаларында гамәлгә ашырыла.