ЯҢАЛЫКЛАР


3
октябрь, 2025 ел
җомга

Казанда 3-4 октябрьдә IV Казан халыкара юридик форумы уза, анда барлык дәрәҗәдәге хакимият органнары вәкилләре, әйдәп баручы бизнес-структуралар һәм галим-юристлар хокукый системаны камилләштерүнең актуаль мәсьәләләре һәм юллары турында уртак фикер алышу өчен җыелган.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында 12 нче эшче төркем утырышы булды, анда дәүләт һәм федераль максатчан программалар буенча федераль финанслауны җәлеп итү һәм файдалану мәсьәләләре каралды.


2
октябрь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Республикада 1 октябрьдән 10 октябрьгә кадәр Халыкара өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм чаралары уза. Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин Алабуга районында өлкән буын вәкилләре алдында котлау сүзләре белән чыгыш ясады.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында  оешманың яшь хезмәткәрләре һәм “Батырлар. Герои Татарстана” республика программасы җиңүчеләре - Рөстәм Нигъмәтҗанов һәм Денис Басариев белән ачык әңгәмә форматындагы очрашу узды. Чара программада катнашучыларның Министрлыкта стажировкасы кысаларында оештырылды.

Бөтенроссия дәүләт юстиция университетының Түбән Кама филиалы көллиятенең уку корпусы базасында күчмә “Юстиция көне” узды. “Юстиция көне”н ачу тантанасында дәрәҗәле кунаклар: ТР юстиция министры Рөстәм Заһидуллин, Түбән Кама мэры Радмир Беляев, Россия Юстиция министрлыгының ТР буенча идарәсе башлыгы Максим Скирда, БДЮУ филиалының Казан институты директоры Юрий Кулешов һәм ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтова катнаштылар.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында “Батырлар. Герои Татарстана” республика программасы җиңүчеләре өчен билгеләнгән өч стажировканың беренчесе узды. Ике көнлек интенсивта программаның сайлап алу конкурсын уңышлы узган Рөстәм Нигъмәтҗанов һәм Денис Басариев катнаштылар.


1
октябрь, 2025 ел
чәршәмбе

Казанда Халыкара өлкәннәр көненә багышланган түләүсез юридик ярдәм күрсәтү чарасы узды. Гражданнарны кабул итү Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан төрле дәүләт структуралары вәкилләре катнашында оештырылды.


30
сентябрь, 2025 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының парламент холлында җәмәгать судьяларына таныклыклар тапшыру тантанасы булды. 22 җәмәгать судьясы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кулыннан хезмәт таныклыкларын алдылар.

1 октябрьдән башлап Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы мәйданчыгында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре физик затларның банкротлыгы мәсьәләләре буенча гражданнарны атна саен кабул итәчәкләр. Кабул итүләр һәр пәнҗешәмбе көнне 14:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр Казан шәһәре, Һади Такташ ур., 124 адресы буенча оештырылачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International