Хөрмәтле нотариуслар һәм нотариаль палата хезмәткәрләре! Нотариат көне уңаеннан ихлас котлауларны кабул итегез!
Җирле үзидарә өлкәсендә норматив хокукый эш һәм муниципаль регистр алып бару бүлегенең әйдәп баручы консультанты Семен Сметанин «Мастерс» категориясендә йөзү буенча XXX Россия Чемпионатында катнашты.
2022 елның 7 гыйнварында “Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органы депутаты, җирле үзидарәнең сайланулы органы әгъзасы, җирле үзидарәнең сайланулы вазыйфаи заты вәкаләтләрен гамәлгә ашыру гарантияләре турында” Татарстан Республикасы Законының 1 статьясына үзгәреш кертү хакында” 2021 елның 27 декабрендәге 105-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы (алга таба – 105-ТРЗ номерлы Закон) үз көченә керде.
Юстиция министрлыгында министрлык һәм республиканың җәмәгать судьялары аппаратларында коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен “ышаныч телефоны” эшли.
Җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге башлыгы Ксения Марточкина Судьялар советы утырышында эш башкару һәм суд эшләрен оештыруда мәгълүмати технологияләр кулланганда барлыкка килгән проблемалар турында сөйләде.
Татарстан Республикасы район (шәһәр) судлары, җәмәгать судьялары участоклары эшчәнлеген өйрәнүнең расланган планы нигезендә җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру-хокукый тәэмин итү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан Алексеевск суд районы буенча 1 нче суд участогында эш башкарылуын һәм архив эшен тикшерү үткәрелде һәм практик ярдәм күрсәтелде.
Бүген министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов җитәкчелегендә җирле үзидарә органнары хезмәткәрләрен «Муниципаль контрольне гамәлгә ашыру» темасына видео аша кабул итү булды.
Юстиция министры Рөстәм Заһидуллин “Россия юристлары ассоциациясе” Гомумроссия иҗтимагый оешмасы Татарстан төбәк бүлегенең “Кадрлар үзәге” проектының беренче конкурс көнендә остаз сыйфатында катнашты.
Министрлык хезмәткәрләре Татарстан Республикасының аерым дәүләт вәкаләтләренең Сарман муниципаль районы җирле үзидарә органнары тарафыннан үтәлешен өйрәнү буенча күчмә чара үткәрделәр.
Юстиция министрлыгында “Яшьләр даирәсендә экстремизмга каршы тору” темасына лекция узды.