2021 елның 12 декабрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының кадрлар резервына Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларына конкурс игълан ителде:
2021 елның 11 ноябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Хокукый экспертиза һәм нормалар иҗат итү эшчәнлеге бүлегенең әйдәп баручы консультанты урынына конкурс игълан ителде.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Министрлык аппаратына әйдәүче вазыйфалар төркеменә кадрлар резервына кертүгә конкурслар узды.
Министр урынбасары Надежда Рагозина җитәкчелегендә видео-конференц-элемтә режимында ТР Юстиция министрлыгы һәм Санкт – Петербург җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү идарәсе арасында җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү өлкәсендә тәҗрибә алмашу мәсьәләләре буенча эшлекле очрашу узды.
2021 елның 9 ноябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында кадрлар һәм дәүләт хезмәте бүлегенең әйдәп баручы консультанты вазыйфасына конкурс игълан ителде.
Министрлыкның норматив хокукый актларны теркәү һәм хокукый тәэмин итү бүлеге башлыгы Эльмира Слепнева «Бала хокук даирәсендә» - «Ребенок в мире прав» VII республика мәгълүмати - социаль видеороликлар конкурсының жюри утырышында катнашты.
Юстиция министрлыгында юстиция министры урынбасары Надежда Рагозина рәислегендә республиканың җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре арасында «Үз һөнәрендә иң яхшысы» конкурсын оештыру һәм уздыру комиссиясе утырышы узды.
Балалары булган Россия Федерациясе гражданнарының торак шартларын яхшырту максатыннан,«Демография» милли проекты кысаларындагы «Балалар туганда гаиләләргә финанс ярдәме» федераль проекты кысаларында, РФ Финанс министрлыгы тарафыннан «Гаилә ипотекасы» ташламалы ипотека кредиты программасы гамәлгә ашырыла.
Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов рәислегендә җирле үзидарә органнары тарафыннан аларга тапшырылган Татарстан Республикасының аерым дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды.