ЯҢАЛЫКЛАР


14
февраль, 2026 ел
шимбә

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында экспозициясе республикада юстицияне торгызу һәм үстерүнең төп этапларына багышланган музей эшли. Музейның төп тематикасы Юстиция министрлыгы һәм аның җитәкчеләре эшчәнлеге турындагы материаллар коллекциясенә нигезләнгән. 2026 ел Ватанны саклаучыларның батырлыгы һәм тыл хезмәткәрләренең фидакарь хезмәте хөрмәтенә Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы дип игълан ителде. Музейда юстиция органнарының сугыш елларында, бөтен эшчәнлек фашизмга каршы көрәшкә юнәлдерелгән вакытта эшләве турында махсус стенд бар.


13
февраль, 2026 ел
җомга

Бүген Татарстан судьяларының XVII хисап-сайлау конференциясе барышында республика рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың  технологик үсеш өлкәсендә лидерлык позициясен билгеләп үтте һәм суд системасын модернизацияләүдә актив катнашырга әзер булуын белдерде.


12
февраль, 2026 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләренең Электрон мактау тактасында Министрлыкны тәкъдим итәчәк иң яхшы дәүләт хезмәткәрен сайладылар.

Министрлыкта беренчел профсоюз оешмасының еллык хисап җыелышы узды, анда 2025 елга йомгаклар ясалды. Чара Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин катнашында узды.


11
февраль, 2026 ел
чәршәмбе

Министрлыкта юстиция министры Рөстәм Заһидуллин “Батырлар. Герои Татарстана” республика программасы җиңүчесе Рөстәм Нигъмәтҗанов белән очрашты.


10
февраль, 2026 ел
сишәмбе

Соңгы ике елда физик затларны банкротлыкка чыгару турындагы эшләр буенча Россия суд практикасы сизелерлек үзгәрде. Банклар кредитлары бик күп булган гражданнарның бурычларын исәптән чыгару яклы түгел, ә судлар, бурычлыларны йөкләмәләрдән азат итүдән баш тартып, кредиторларга торган саен ешрак ярдәм итә.


9
февраль, 2026 ел
дүшәмбе

Бүген “Татарстан-24” телеканалында “Главные новости” тапшыруы эфирында Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Илья Гомзик гражданнарның аерым категорияләренең түләүсез юридик ярдәм алу хокукы турында сөйләде.


6
февраль, 2026 ел
җомга

Дәүләт хезмәтләренә (Госуслуги) бирелгән гаризаның статусын хәзер күпкә тизрәк белергә мөмкин. Иң популяр хезмәтләрне күрсәтү барышы турында белдерүләр порталның шәхси кабинетына гына түгел, ә МАХ мессенджерындагы дәүләт хезмәтләре ботына да килә. Ул зәңгәр галочка белән белдерелгән.

Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин эш визиты белән Алабуга районында булды. Олы Шүрнәк авылында министр авыл җирлеге Советының хисап утырышында катнашты. Башта гражданнарны кабул итү оештырылды, анда яшәүчеләр җир кишәрлекләрен рәсмиләштерү, видеокүзәтү системаларын урнаштыру һәм юл өслеген ремонтлауга кагылышлы сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр.

Юстиция министры урынбасары Марат Низамиев җитәкчелегендә видеоконференцэлемтә режимында Татарстан җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләрен аттестацияләү комиссиясе утырышы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International