Алексеевск районында “ТРда балигъ булмаганнарның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе – 2024” конкурсының зона этабы узды. Конкурсның жюри рәисе булып ТР юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов чыгыш ясады.
Бу атнада “Яшьләр советларының роле һәм профсоюз хәрәкәтен популярлаштыру. Халыкара практика” темасына яшьләр советларының халыкара онлайн конференциясе узды.
“Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтен һәм Татарстан Республикасында муниципаль хезмәтне үстерү” дәүләт программасын үтәү максатыннан Министрлык тарафыннан расланган график нигезендә авыл җирлекләре башлыкларын видео кабул итүләр үткәрелә.
“Татар-информ” да узган елда Татарстан хакимияте органнарының коррупциягә каршы мониторингы нәтиҗәләренә багышланган брифинг узды. Журналистларның сорауларына ТР юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов, ТР Рәисе идарәсе, ТР Икътисад министрлыгы, республика Иҗтимагый палатасы вәкилләре җавап бирде.
Татарстан Республикасы Саба районында яшәүчеләр хәзер түләүсез юридик ярдәм ала алалар. “Демография” милли проекты кысаларында шәһәр тибындагы бистәдә Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросының икенче өстәмә офисы ачылды. Бинаны район башлыгы Рәис Миңнеханов ТР Дәүләт юридик бюросы җитәкчесе Марс Фәтхуллин белән бергә карады.
Дәүләт хакимияте органнары җитәкчеләре, юридик клиникаларның укытучылары һәм белгечләре Татарстан Республикасы юридик клиникаларының II форумында юридик клиникаларның үзара эш практикалары белән уртаклашу һәм әлеге оешмаларның эшчәнлек барышында үзара эш итү механизмнарын булдыру турында сөйләделәр.
2024 елның 12 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын биләүгә конкурс игълан ителә.
Юстиция министры урынбасары Надежда Рагозина җитәкчелегендә Татарстан җәмәгать судьялары аппаратларының аттестация комиссиясе утырышы узды.
Юстиция министрлыгында Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координацияләү комитетының эшче төркеме утырышы узды, анда эшче төркем әгъзалары түбәндәгеләр буенча фикер алыштылар:
Казан федераль университетының юридик факультеты студентлары Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы музеенда булдылар.