2016 елның 12 декабрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Ш.Х.Гафаров рәислегендә хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитеты утырышы узды.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре өчен 2016 елның 12 декабреннән 13енә һәм 14 декабрьдән 15енә кадәр белем күтәрү буенча өстәмә курслар оештырыла.
2016 елның 10 декабрендә “ТӨЗҮЧЕ” спорт комплексында республика дәүләт хезмәткәрләре арасында Спартакиада ярышларын уздыру календаре нигезендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы командасы баскетбол ярышының төркем этабында катнашты.
“Россия дәүләт гадел хөкем университеты” югары белем бирү бюджет мәгариф учреждениесендә Татарстан Республикасы җәмәгать судьясы аппаратлары хезмәткәрләренең белем күтәрү курслары тәмамланды.
2016 елның 9 декабрендә – Халыкара коррупциягә каршы көрәш көнендә ИТ-парк мәйданында ел саен уздырыла торган коррупциягә каршы дискуссия “түгәрәк өстәле”нең III утырышыузды.
Ел саен 9 декабрьдә Берләшкән милләтләр оешмасы Генераль Ассамблеясы тарафыннан гамәлгә куелган Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә.
2016 елның 8 декабрендә Казан Кремленең Вәкиллекле корпусында коррупциягә каршы юнәлештәге республика конкурсы җиңүчеләрен һәм номинантларын бүләкләү тантанасы узды. Әлеге чара 9 декабрь - Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган иде.
2016 елның 7 декабрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы аппаратының 12 дәүләт граждан хезмәткәренә аттестация уздыру буенча аттестацияләү комиссиясе утырышы узды.
2016 елның 6 декабрендә Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының “Восхождение” Инвалидларны тернәкләндерү үзәге” (Казан, Имәнлек ур., 43 В) дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә Татарстн Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан Халыкара инвалидлар көне кысаларында инвалидларга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү чарасы оештырылды.
2016 елның 6 декабрендә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган “Коррупциягә каршы тору: хокукый тәэмин ителеш һәм коррупциягә каршы стандартлар” түгәрәк өстәл утырышында катнашты.