Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлегенең әйдәп баручы белгече һәм ТР Түбән Кама районы һәм Түбән Кама шәһәренең 7 номерлы суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре дәүләт граждан хезмәте вакантлы вазыйфасын биләп торуга конкурс игълан итә.
2012 елның 4 июнендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы һәм РФ Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе белгечләре, җирле үзидарә органнарына хокукый ярдәм күрсәтү максатында, Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районында район җирлекләре башлыклары белән очраштылар.
2012 елның 30 маенда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппараты консультанты, суд утырышы секретаре, канцелярия мөдире – 2 разрядлы өлкән белгече дәүләт граждан хезмәте вакантлы вазыйфасын биләп торуга конкурс булды.