ЯҢАЛЫКЛАР


11
гыйнвар, 2012 ел
чәршәмбе
2011 елның 28 декабрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министрының Беренче урынбасары Р.Ф.Моратов рәислегендә Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координацияләү комитетының йомгаклау утырышы булды.

10
гыйнвар, 2012 ел
сишәмбе
2012 елның 6 гыйнварында «Татцентр» порталы Татарстан Республикасы юстиция министры, юридик фәннәр докторы М.М.Корманов белән “2012 елда закон чыгару эшенең күләме быелгыдан берничә тапкырга күбрәк булачак” дигән интервью урнаштырды, анда порталның хәбәрчесе Нина Мөхәммәтҗанова министрга Министрлыкның 2011 елдагы эш нәтиҗәләренә һәм 2012 елга эш планнарына кагылышлы берничә сорау бирде.

31
декабрь, 2011 ел
шимбә
Кадерле дуслар! Хөрмәтле хезмәттәшләр! Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллективы исеменнән һәм шәхсән үземнән Сезне иң тылсымлы бәйрәм – Яңа ел белән котлыйм! Аны оптимистларча һәм сүнмәс өметләр белән каршы алуыгызны телим.

30
декабрь, 2011 ел
җомга
2011 елның 28 декабрендә Татарстан Республикасының социаль юнәлештәге коммерциячел булмаган оешмалары арасында “2011-2013 елга Татарстан Республикасының социаль юнәлештәге коммерциячел булмаган оешмаларына ярдәм күрсәтү турында” республика максатчан программасы кысаларында үткәрелгән 2011 елда Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр алу хокукына республика конкурсының җиңүчеләре билгеләнде.

29
декабрь, 2011 ел
пәнҗешәмбе
2011 елның 28 декабрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы тарафыннан тәкъдим ителгән яңа әгъзалар: НОУ ВПО «ТИСБИ»  Идарә университеты»ның читтән торып уку буенча проректоры Дружкова С.Н. һәм Казан милли технологик тикшеренүләр университетының студент яшьләр белән эшләү бүлеге начальнигы, Югары яшьләр мәктәбе директоры Фәизова А.Ш. катнашында йомгаклау утырышы булды. Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары С.Н. Столяров катнашты.

28
декабрь, 2011 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2009 ел, 27 февраль, 254-р номерлы күрсәтмәсе нигезендә төзелгән Татарстан Республикасы территориясе схемасын эшләү буенча эшче төркемнең чираттагы утырышы булды.

2011 елның 27 декабрендә “Татарстан Республикасында уен бизнесына салым ставкалары турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы законы проектын эшләү буенча эшче төркем утырышы үтте. Әлеге эшче төркем 21.12.2011 елдагы 01-02/87 номерлы Татарстан Республикасы юстиция министры боерыгы нигезендә оешты.


27
декабрь, 2011 ел
сишәмбе

2011 елның 22 декабрендәге 1951-IV ДС номерлы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы карары нигезендә биш елга Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары булып түбәндәгеләр сайланды:

Россия Федерациясе юстиция министры Александр Коновалов һәм Дәүләт Эрмитажы директоры Михаил Пиотровский Санкт-Петербург шәһәрендә Икенче Петербург халыкара юридик форумын үткәрү турындагы килешүне имзаладылар. Әлеге чара 2012 елның 16-19 май көннәрендә Эрмитажның Баш штабының көнчыгыш өлешендә үткәреләчәк.


26
декабрь, 2011 ел
дүшәмбе

Бүген, 2011 елның 26 декабрендә, Татарстан Республикасы Нотариаль палатасында Татарстан Республикасы нотариаль округлары нотариусларының чираттан тыш җыелышы үтте. Әлеге җыелыш барышында Татарстан Республикасы юстиция министры, Россия Юристлары ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе рәисе М.М.Корманов Татарстан Республикасы нотариусларының республика халкына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү эшенә еллык нәтиҗәләр чыгарды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International