ЯҢАЛЫКЛАР


23
декабрь, 2011 ел
җомга

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Министрлык аппаратының дәүләт граждан хезмәткәрләрен биләгән вазыйфаларына тәңгәл килүләренә аттестацияләделәр.

Декабрь башында традиция буенча Халыкара инвалидлар ункөнлеге кысаларында Әфганстан сугышы һәм башка локаль бәрелешләр инвалидларының республика иҗтимагый оешмасының Әлмәт бүлекчәсе (ТРООИВА һәм ДЛК) әгъзалары ел эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясау, киләчәккә эшне планлаштыру һәм хезмәттәш иптәшләр белән очрашу, хәрби туганлыкны, әфган җырларын искә төшерү һәм бәйрәм өстәле артында бер-берсенә уңышлар һәм сәламәтлек теләү максатларында очрашалар. Быел (шулай ук матур гадәткә тугры калып) оешма әгъзалары “ЯН” тау чаңгысы комплексы ресторанында (Әлмәт шәһәре) очраштылар. Әлеге форматта очрашу сугышта катнашкан инвалидлар өчен бәйрәмгә әверелде.

22
декабрь, 2011 ел
пәнҗешәмбе

“Татарстан Республикасы министрлыгы (ведомствосы) каршында иҗтимагый совет турында” 18.11.2010 елдагы 906 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә аның үтәлешенә контрольне гамәлгә ашыру Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына йөкләнде. Әлеге карар нигезендә Татарстан Республикасының барлык министрлыклары һәм ведомстволарында иҗтимагый советлар оешты һәм Татарстан Республикасы министрлыгы (ведомствосы) каршында Иҗтимагый совет турындагы типовой нигезләмә нигезендә алар турында нигезләмәләр расланды.

ТР Юстиция министрлыгында ТР җәмәгать судьялары аппараты суд утырышы секретаре һәм суд участогы консультанты дәүләт граждан хезмәтенең вакант вазыйфаларын биләүгә конкурс үтте.


21
декабрь, 2011 ел
чәршәмбе
2011 елның 20 декабрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 21.06.2010 елдагы 1015-р номерлы карары нигезендә оешкан Дәүләт һәм муниципаль идарә системасын камилләштерү турындагы тәкъдимнәрне әзерләү буенча ведомствоара эшче төркемнең чираттагы утырышы үтте. Утырышны Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов үткәрде.

Россия Юристлары ассоциациясенең актив эш юнәлешенең берсе – юридик белем бирү сыйфатын яхшырту (шул исәптән юридик профильдәге югары уку йортларын иҗтимагый аккредитацияләү юлы белән).


20
декабрь, 2011 ел
сишәмбе

Кичә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Россия юристлар ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге каршындагы Яшь юристлар советының чираттагы утырышы булды. Утырышның көн тәртибенә берничә мәсьәлә кертелгән иде: Татарстан Республикасында “Хокук мәктәбе” проектын гамәлгә ашыру, Казан шәһәре 5 нче лицееның 11 сыйныф укучыларын хокук бәйгесенә әзерләү, Советның 2011 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясау һәм 2012 елга планнар билгеләү.


19
декабрь, 2011 ел
дүшәмбе

Яңа ел алдыннан Татарстан Республикасы Зәй районы һәм Зәй шәһәре җәмәгать судьялары һәм аппарат хезмәткәрләре капиталь ремонттан соң өй туен билгеләп үттеләр. Тантаналы ачу тантанасында Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов, Татарстан Республикасы Югары Суды рәисе И.И.Гыйләҗев һәм Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы башлыгы урынбасары Р.М.Халитов катнашты.


17
декабрь, 2011 ел
шимбә
Бүген Зеленодольск шәһәре “Маяк” спорт комплексында Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт органнары аппаратлары хезмәткәрләре арасында үткәрелә торган Спартакиада кысаларында чаңгыда узышу ярышларының чираттагы этабы үткәрелде.

16
декабрь, 2011 ел
җомга

2011 елның 12 декабрендәге 97-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә “Торак шартларын яхшыртуда яшь гаиләләргә дәүләт ярдәме турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International