ЯҢАЛЫКЛАР


26
октябрь, 2010 ел
сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында министр М.М.Корманов рәислегендә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең үрнәк (модель) уставларын әзерләү буенча эшче төркем киңәшмәсе узды.
 
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының норматив хокук актларын гамәлдәге 2010 елның 21 сентябрендәге закон белән тәңгәлләштерү максатында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының 17.08.2010 елдагы 496 номерлы боерыгын теркәде.

25
октябрь, 2010 ел
дүшәмбе
2011 елның 1 гыйнварыннан “Дәүләт (муниципаль) учреждениеләренең хокукый хәлләрен камилләштерү белән бәйле Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” 2010 елның 8 маендагы 83-ФЗ номерлы Федераль закон үз көченә керә.
РФ Юстиция министрлыгы үзенең сайтында “Россия Федерациясе Җинаять-башкару кодексының 89 статьясына үзгәрешләр кертү турында” закон проектын бастырган. Бу документ кулга алынганнар өчен чит кешеләр белән күрешү өчен озак вакыт бирүне тыя.

23
октябрь, 2010 ел
шимбә
Федерация Советы әгъзасы Дәүләт Думасына “Россия Федерациясе административ хокук бозулар турындагы Кодексына һәм “Башкару эшләре турында” Федераль законның 13 статьясына үзгәрешләр кертү турында” закон проектын кертте.

22
октябрь, 2010 ел
җомга
Гамәлдәге законнарны даими рәвештә камилләштерү шартларында һәм “Россия гаделхөкем академиясе” ГОУ ВПО Казан филиалының директоры тарафыннан расланган планнар нигезендә Россия Федерациясенең бөтен территориясендәге бердәм суд практикасын тәэмин итү максатында Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан оештырылган ТР җәмәгать судьялары хезмәткәрләренең, аларның аппаратының квалификацияләрен күтәрү буенча ике атналык курслар уздырылды.
Дәүләт Думасы узган көнне “Вакытлы эшкә сәләтсез калу һәм ана булу белән бәйле очракларны мәҗбүри социаль иминиятләштерү турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү һәм “Россия Федерациясе Пенсия фондына, Россия Федерациясе социаль страховкалау фондына, мәҗбүри медицина иминиятләштерү федераль фондына һәм мәҗбүри медицина иминиятләштерү территориаль фондларына страховкалау взнослары турында” Федераль законның 9 статьясының 3 өлешендәге 2 пунктны үз көчен югалткан дип тану хакында” закон проектын карады.

21
октябрь, 2010 ел
пәнҗешәмбе
Татарстанда “Татарстанның чиста урманнары” табигатьне саклау республика акциясе бара, анда барлык дәүләт һәм муниципаль учреждениеләре һәм ведомстволары, предприятиеләре, уку йортлары вәкилләре катнашалар. Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллективы республика территориясендә урнашкан урманнарның санитар-экологик хәлен яхшыртуга үзенең өлешен кертте. Министрлыкка Столбище кишәрлек урманчылыгының 24 нче кварталы территориясе бүлеп бирелгән иде.

20
октябрь, 2010 ел
чәршәмбе
РФ Президенты каршындагы Совет граждан законнарын кодификацияләү буенча утырышында нотариатның үсеш стратегиясе хакында фикер алышынды. Утырышта РФ Юстиция министрлыгы, РФ Югары суд, РФ Югары арбитраж суд вәкилләре катнашты.
2010 елның 18 октябрендә Экспертлар советы утырышы узды, анда Татарстан Республикасы түбәндәге закон пароектлары тикшерелде: Татарстан Республикасы Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы эшләгән “Татарстан Республикссы дәүләт милкен хосусыйлаштыру турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” ТР закон проекты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International