ЯҢАЛЫКЛАР


31
март, 2010 ел
чәршәмбе
29 март көнне Мәскәүдә Россия юристлары Ассоциациясе бүлекләренең Бөтенроссия утырышы узды. Утырыш барышында Ассоциация эшчәнлегенең барлык юнәлешләре каралды, шул исәптән: халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү, юридик белем бирү сыйфатын күтәрү, норматив актларга бәйсез экспертиза үткәрү, “Ел юристы” премиясен тапшыру, яшьләр белән эшләү һ.б.

30
март, 2010 ел
сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы юстиция Министрлыгында Татарстан Республикасы юстиция Министрлыгы коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру буенча Комиссия утырышы узды. Эш планы белән тәңгәл булганча, комиссия вәкилләре Министрлык Матбугат бүлегенең коррупциягә каршы сәясәтнең гамәлгә ашырылуы турындагы отчетын тыңладылар. Әлеге мәгълүмат белән министр ярдәмчесе Т.П.Лобанова чыгыш ясады.
Җомга көнне Дәүләт Думасы өченче, ахыргы, укылышта РФ административ хокук бозулар Кодексына кертелгән, тиешле рәвештә теркәлмәгән транспорт средствосын куллану өчен җаваплылыкны көчәйтә торган, төзәтмәләрне кабул итте.

29
март, 2010 ел
дүшәмбе
2010 елның 26 мартында ТАССР юстиця министры А.Г.Таҗетдинов истәлегенә багышланган, Татарстан Республикасы югары уку йортлары юридик факультетлары студентлары арасында уздырылган, VI Республика конкурсы тәмамланды. Финал турының җиңүчесе һәм Татарстан Республикасының иң яхшы студен-юристы булып А.Н.Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университетының бизнес һәм мәгълүмати технологияләр институты 4 курс студенты Гилаева Юлия танылды.
Парламентарийлар балалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Павел Астаховның педофилларның җаваплылыгын катгыйлаштыру турындагы тәкъдимен хупларга әзер.

26
март, 2010 ел
җомга
Бүген Дәүләт Думасы тарафыннан закон чыгару корылтае региональ закон чыгаручы һәм дәүләт вәкиллекле органнары депутатларын исәпләүнең яңа критерие булдырылды. Документ каралу өчен РФ Президентына кертелде.

25
март, 2010 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы юстиция Министрлыгында җәмәгать судьялары аппараты дәүләт граждан хезмәткәрләренең аттестациясе үткәрелде.
Россия Эчке эшләр Министрлыгында “Милиция турында” яңартылган закон әзерлиләр.Ведомство башлыгы Рәшид Нургалиев билгеләвенчә: документның концепция проекты 1 нче апрельгә әзер булырга тиеш. Аны “хисләргә бирелеп” әзерләргә кирәк түгеллеген ассызыклады министр.
 

24
март, 2010 ел
чәршәмбе
28 март көненнән Россия җәйге вакытка күчәчәк. Әмма гадәти сәгать күчерүдән тыш кайбер регионнарны яңа сәгать поясларына күчү көтә.
 

23
март, 2010 ел
сишәмбе
Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының 2010 елгы 25 февраленең 1475 номерлы карары нигезендә “Ваклап сату базарын оештыру хокукына рөхсәт бирү” муниципаль хезмәт күрсәтү Административ регламенты расланды.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International