ЯҢАЛЫКЛАР


23
март, 2010 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2010ел. 26 февралендәге 94 номерлы карары нигезендә гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучы һәм тәрбияләнүче 7 яшьтән олы булган затлар, башлангыч, урта һәм югары профессиональ белем бирү учреждениеләренең көндезге укучылары өчен 2010ел. 1 январеннән алып 15 иненә кадәрге һәм 2010 елның 1 сентябереннән алып 31 декаберенә кадәрге чорлар дәверендә Татарстан Республикасы территориясендә шәһәр яны элемтәсе гомуми файдаланыштагы тимер юл транспорты белән йөрү билеты бәясенә 50 процентлы ташлама билгеләнгән.

22
март, 2010 ел
дүшәмбе
Дәүләт Думасы җомга көнне “Россия Федерациясе җинаять кодексының 95 статьясына үзгәрешләр кертү турында” закон проектын (балигъ булмаган хөкем ителгәннәр өчен хөкем ителгәнлекне бетерү срогын кыскарту мәсьәләсе буенча) өченче укылышта кабул итте.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2010 елның 12 мартындагы №716-IV ГС номерлы карары нигезендә Татарстан Республикасы түбәндәге җәмәгать судьялары биш еллык срокка сайланган:

20
март, 2010 ел
шимбә
16 март көнне Дәүләт Думасы Президент тәкъдим иткән “Сәяси партияләр” турындагы Федераль закондагы 32 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” закон проектын карауга кереште.

19
март, 2010 ел
җомга
2010 елның 24 мартында Дәүләт Думасы беренче укылышта РФ Хөкүмәте керткән “Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексының 32.7. статьясына үзгәрешләр кертү турында” федераль закон проектын (махсус хокуктан мәхрүм итү срокларын исәпләү тәртибен аныклау өлешендә) карарга планлаштыра.

18
март, 2010 ел
пәнҗешәмбе
2010 елның 9 мартында Россиядән чыгу һәм аңа керү тәртибе турындагы Законга үзгәрешләр кертелде. Ата-аналары, тормыш иптәшләре Россия гражданнары булган чит ил гражданнары һәм гражданлыклары булмаган затлар өчен Россиягә керү тәртибе гадиләштерелгән.
Татарстан Республикасы юстиция Министрлыгында җәмәгать судьялары аппаратында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфасын биләүгә конкурс узды.

17
март, 2010 ел
чәршәмбе
2010 елның 16 мартында Казан шәһәрендә ТАССР юстиция министры А.Н.Таҗетдинов истәлегенә багышланган Татарстан Республикасы югары уку йортларының юридик факультетлары һәм бүлекләре студентлары арасында җөмһүрият бәйгесенең беренче туры үткәрелде. Мондый бәйге 2005 елдан башлап үткәрелә һәм Казан шәһәре юридик югары уку йортлары студентлары арасындагы бәйгенең дәвамы, үсүе булып тора.
Бүген Татарстан Республикасы юстиция Министрлыгында дәүләт граждан хезмәтендәгеләргә класслы чин бирү өчен квалификацияле имтихан уздырылды.

16
март, 2010 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы юстиция Министрлыгында Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Курманов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларының сайтларын булдыру мәсьәләсе хакында фикер алышу киңәшмәсе узды. Сүз 22.12.2008 елгы 262-ФЗ номерлы “Россия Федерациясе җәмәгать судьялары эшчәнлеге хакындагы мәгълүматка үтемлелекне тәэмин итү турында” Федераль закон нигезләмәләрен гамәлгә ашыру турында барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International