ЯҢАЛЫКЛАР


16
март, 2010 ел
сишәмбе
Россия уку йортлары өчен срогы чикләнмәгән лицензияләр моңа кадәрге бишьеллыклыларны алмаштырачак. Моңа тәңгәл килүче премьер-министр Владимир Путин имзалаган Россия Федерациясе хакимияте карары дүшәмбе көнне Ак йорт сайтында урнаштырылды.

15
март, 2010 ел
дүшәмбе
2010 елның 12 февралендә Россия Федерациясе Федераль Җыенының Дәүләт Думасы беренче укылышта “Дәүләт (муниципаль) учреждениеләрнең хокуки нигезләмәсен үстерү нигезендә Россия Федерациясенең аерым закон чыгаручы актларына үзгәрешләр кертү турында” Федераль закон проектын кабул итте.
Дәүләт думасы “Корал турында” Федераль законның 13 статьясына кертелгән үзгәрешләрне йомгаклау укылышында кабул итте. Документ корал хуҗасына яңа яшәү урынына килү белән ике атна агышында коралны исәпкә алу өчен тиешле Эчке эшләр бүлегенә мөрәҗәгать итү вазыйфасын йөкли.

13
март, 2010 ел
шимбә
РФ Президенты 2010 елның 24 февралендәге 247 номерлы “1941-1945 елллар Бөек Ватан сугышында җиңүгә 65 ел тулу уңаеннан Россия Федерациясе гражданнарының аерым категорияләренә бер генә тапкыр түләнә торган акча турында” Указы нигезендә Россия территориясендә даими яшәүче гражданнарның аерым категориялярен бер генә тапкыр бирелә торган акча белән тәэмин итү карары кабул ителгән.

12
март, 2010 ел
җомга
1993 елның 23 октябрендәге 1090 номерлы Министрлар Советы - Россия Федерациясе Хакимияте карарына үзгәреш кертүче Россия Федерациясе Хакимиятенең 2010 елның 24 февралендәге 87 номерлы карары нигезендә шәһәрара автобуслар утыргычларын иминлек каешлары белән җиһазландыру таләбе кертелә.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты 2010 елның 19 февралендәге 86 номерлы “Яшьләрне эш белән тәэмин итүдә ярдәм чараларын үстерү турында” карары нигезендә эчке эшләр органнарының профилактик исәбендә торучы затлар санындагы яшьләрне эш белән тәэмин итү системасын үстерү, яшьләр арасында хокук бозуны профилактикалау буенча чаралар тәртибе билгеләнгән.

11
март, 2010 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2010 елның 19 февралендәге 85 номерлы “Торак-коммуналь хезмәт күрсәтү өлкәсендә халыкның хокукларын һәм кызыксынуларын яклау системасы нәтиҗәлелеген үстерү чаралар турында” карары нигезендә 2010 елның 1 мартыннан Татарстан Республикасында торак-коммуналь уңайлыклар өчен түләү системасы үзгәрде.
Федераль миграция хезмәтенең 2010 елның 3 февральдәге 26 номерлы бойрыгы нигезендә Россия Федерация чикләреннән тыш Россия Федерациясе гражданы шәхесен таныкландыручы паспортны бирү дәүләти хезмәт күрсәтү буенча, гражданнарның санын алып бару дәүләти функциясен башкару буенча Федераль миграция хезмәтенең Административ регламенты расланган. Дәүләт функциясе кысаларында Россия ФМХ һәм территориаль Хезмәтләр тарафыннан чит ил тирәсендә үз шәхесен таныкландыручы россия гражданы паспортлары ясала һәм бирелә.

10
март, 2010 ел
чәршәмбе
Федерация Советында “Россия Федерациясе нотариатының бүгенге торышы һәм аны реформалау бурычлары” темасына “түгәрәк өстәл” уздырылды. Утырышта катнашучылар нотариат институты үсеше, нотариусның мөлкәти җаваплылыгы (страхование), корпоратив хокук мөнәсәбәтләрендә нотариатны бәхәсне булдырмау өчен файдалану мәсьәләләрен карадылар. Аерым алганда, катнашучылар “Россия Федерациясендә нотариат һәм нотариаль эшчәнлек турында” федераль закон проекты концепциясе хакында фикер алыштылыр.
2010 елның 2нче мартыннан алып 4нчесенә кадәр Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясенең эшче төркеме Татарстан Республикасы Буа муниципаль районында хокук бозуга каршы профилактиканың барышын өйрәнү максатында хокук бозуга каршы профилактика буенча комплекслы тикшерү сәфәренә чыктылар. Тикшерү расланган план-бирем нигезендә узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International