Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов Татарстан Республикасы Премьер-министры Р.Н.Миңнеханов белән очрашты, анда “Татарстан Республикасында җәмәгать судьялары суд участокларын һәм җәмәгать судьялары вазыйфаларын булдыру турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” ТР законы проекты, шулай ук җәмәгать судьялары эшчәнлеген матди-техник тәэмин итү мәсьәләсе, Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары тарафыннан хөкем чыгаруны яхшырту юллары һәм чараларын эзләү турында фикер алышынды.
2007 елның 26 июлендә Казан шәһәрендә Татарстан Республикасында Суд департаменты Идарәсе бинасында 2007 елның беренче яртысына гомуми юрисдикциядәге судлар эшчәнлеге йомгаклары буенча массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән матбугат очрашуы узды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Судьялары советы рәисе И.И.Гыйләҗев, Татарстан Республикасы Югары суды рәисенең җинаять эшләре буенча урынбасары вазыйфаларын башкаручы Л.В. Романов, Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов, Татарстан Республикасында Суд департаменты Идарәсе җитәкчесе Д.Җ.Сәлахов катнаштылар.
Кичә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында муниципаль районнар һәм шәһәр округларының җирле үзидарә органнары җитәкчеләре катнашында республиканың финанс, казначылык һәм салым органнары киңәшмәсе булды, анда бюджетара мөнәсәбәтләрне камилләштерү, барлык дәрәҗәдәге бюджетларның керемнәре буенча планлаштырылган билгеләнешнең үтәлеше, республиканың муниципаль берәмлекләрендә салым салу базасын тулысынча формалаштыруны тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры Р.Н.Миңнеханов куйган бурычларның гамәлгә ашырылуы барышы карап тикшерелде.