Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Илья Гомзик Хокукый белемнәр мәктәбе кысаларында “Өченче яшь” университеты студентлары алдында чыгыш ясады. Чара Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегендә узды һәм 90га якын катнашучыны җыйды.
“Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтен һәм Татарстан Республикасында муниципаль хезмәтне үстерү” дәүләт программасын үтәү максатыннан Министрлык тарафыннан расланган график нигезендә авыл җирлекләре башлыклары кабул ителә.
2024 елның октябрендә “Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында” Татарстан Республикасы Законының 25 статьясына һәм Муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасы кодексына үзгәрешләр кертү хакында” 80-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы кабул ителде.
Җәмәгать судьялары эшчәнлеген цифрлаштыруда гражданнар һәм юридик затлар белән электрон хезмәттәшлекне үстерү өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. Аерым алганда, сүз Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларының суд участокларына документларны электрон тапшыруны оештыру турында бара. Бу хакта Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллегиясендә юстиция министры урынбасары Марат Низамиев хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында узган коллегия утырышында җәмәгать судьялары эшчәнлеген матди-техник, мәгълүмати һәм оештыру ягыннан тәэмин итү буенча эш йомгаклары буенча фикер алыштылар. Бу эш “Татарстан Республикасында юстицияне үстерү”дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла. 2024 елга финанслау күләме 763,8 млн. сум күләмендә расланган.
Татарстанның муниципаль берәмлекләрендә 2022 елдан башлап махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре өчен ташламалар һәм ярдәм чаралары актив гамәлгә ашырыла. 2023 елның 1 гыйнварына республикада махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына 14 төр буенча 1 360 ташлама һәм ярдәм чаралары каралган иде. Агымдагы елда аларның саны 16 төр буенча 2 219 ташламага кадәр арткан.
Татарстан Юстиция министрлыгында республиканың тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен үтәү өчен җаваплы белгечләр арасында “Үз һөнәрендә иң яхшысы” исеменә конкурсның финал этабы узды.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларының дәүләт хезмәткәрләренә аттестация үткәрү буенча аттестацияләү комиссиясе утырышы булды.
“Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтен һәм Татарстан Республикасында муниципаль хезмәтне үстерү” дәүләт программасын үтәү йөзеннән Министрлык тарафыннан расланган график нигезендә авыл җирлекләре башлыклары кабул ителә.
Татарстанда телефон аша караклык очраклары ешайды, җинаятьчеләр гражданнарга шалтырата һәм үзләрен Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре дип таныштыра.