Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы казанлыларга Татарстан халыклары дуслыгы йортында түләүсез юридик ярдәм күрсәтү чарасын оештырды. Чара Халыкара өлкәннәр көненә багышланган.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратының дәүләт хезмәткәрләренә аттестация үткәрү буенча аттестацияләү комиссиясе утырышы уздырылды.
Өлкәннәр декадасы кысаларында Министрлык хезмәткәрләре традиция буенча Юстиция министрлыгы эшенә зур өлеш керткән ветеран-остазлар янына бардылар.
7 октябрьдә Өлкәннәр декадасы кысаларында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтеләчәк.
Бүген юстиция министры Рөстәм Заһидуллин рәислегендә “2022 елда җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы эше турында” коллегия утырышы узды.
В Министерстве юстиции первый заместитель министра юстиции Айнур Галимов провел заседание рабочей группы Межведомственного координационного комитета по правовым вопросам.
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппараты дәүләт хезмәткәрләренә аттестация һәм квалификация имтиханын уздыру буенча аттестацияләү комиссиясе утырышы узды.
Юстиция министры Рөстәм Заһидуллин авыл җирлекләре башлыклары – “Авыл җирлекләре белән идарә итүнең заманча алымнары” махсус белем бирү программасында катнашучылар алдында чыгыш ясады. Аның төп модуле КФУның дәүләт һәм муниципаль идарәсенең югары мәктәбендә уза.
«Бердәм Россия» сәяси партиясенең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итү булды, анда министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов катнашты.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында “Норматив хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза. Норматив хокукый актлар проектларын эшләү” программасы буенча ике көнлек стажировка узды.