ЯҢАЛЫКЛАР


29
ноябрь, 2021 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларында вазыйфаларның өлкән төркеменә кадрлар резервына кертүгә конкурслар узды.


24
ноябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Юстиция министрлыгында министрның беренче урынбасары Айнур Галимов Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координацияләү комитетының эшче төркеме утырышын үткәрде.


23
ноябрь, 2021 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов рәислегендә судка кадәр һәм башкарма производство кысаларында мөлкәт һәм мөлкәти характердагы бәхәсләр белән бәйле гавами хакимият органнарының хокукый эше мәсьәләсе буенча видео-конференц-элемтә режимында киңәшмә узды.


22
ноябрь, 2021 ел
дүшәмбе

Янгын килеп чыкканда персоналның үзара хезмәттәшлек дәрәҗәсен күтәрү һәм гамәлләрен тикшерү максатларында Чистай шәһәрендә Ленин урамы, 2а йортта җәмәгать судьяларының 1-4 номерлы суд участокларында укулар узды.

 Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов Казанның «Мәскәү» мәдәни үзәгендә «Бала хокук даирәсендә» - «Ребенок в мире прав» VII республика мәгълүмати-социаль видеороликлар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты.


19
ноябрь, 2021 ел
җомга

Татарстан Республикасы һәм Архангельск өлкәсе арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль-мәдәни хезмәттәшлек турында килешү кысаларында Юстиция министрлыгында юстиция министры Рөстәм Заһидуллин рәислегендә Архангельск өлкәсе губернаторы администрациясе һәм Архангельск өлкәсе Хөкүмәте вәкилләре белән эшлекле киңәшмә узды.

Казан (Идел буе) федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрнең «Норматив хокукый актлар проектларын әзерләү» квалификация күтәрү программасы тәмамланды.

Татарстан Республикасының тапшырылган аерым дәүләт вәкаләтләрен үтәү өчен җаваплы затлар арасында “Үз һөнәрендә иң яхшысы” исеменә ел саен уздырыла торган конкурска йомгак ясалды һәм җиңүчеләр билгеләнде.


18
ноябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы һәм Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларының аттестацияләү комиссияләре утырышлары узды.


17
ноябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Министрлыкның йомгаклау коллегиясе карарын үтәү йөзеннән авыл җирлекләре башлыкларының видео аша кабул итүләре дәвам итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International