Юстиция министры урынбасары Марат Низамиев җитәкчелегендә видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Җәмәгать судьялары аппаратларының аттестация комиссиясе утырышы узды.
Республика халкының түләүсез юридик ярдәм алу мөмкинлеге артты. “Безнең бурыч - халыкка хезмәт күрсәтүне мөмкин кадәр гадиләштерү. Моның өчен тормышның һәр ситуациясе буенча актив хезмәт күрсәтүне үстерергә һәм гамәлгә кертергә кирәк”, - дип саный Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов.
Бүген Татарстан Юстиция министрлыгында “Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру” Татарстан Республикасы дәүләт программасын үтәүнең барышы турында фикер алыштылар. Киңәшмәне юстиция министрының беренче урынбасары Илья Гомзик үткәрде.
Татарстан Республикасының тапшырылган аерым дәүләт вәкаләтләрен үтәү өчен җаваплы җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренең һөнәри дәрәҗәсен күтәрү максатларында “Үз һөнәрендә иң яхшысы” конкурсына документлар кабул итү 2025 елның 15 августыннан башланачак дип игълан ителә.
Министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең авыл җирлекләре башлыкларын чираттагы кабул итү үтте. Чарада Теләче һәм Чистай муниципаль районнары составына керүче авыл җирлекләре башлыклары, җирле үзидарә органнарының җаваплы вазыйфаи затлары, шулай ук Министрлык хезмәткәрләре катнашты.
ТР Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре Татарстан Республикасының Кайбыч муниципаль районында күчмә чара үткәрделәр.
Азнакай суд районы буенча 3 нче участогы җәмәгать судьясы ярдәмчесе Резеда Мөфәхарованың һөнәри юбилее Татарстанда җәмәгать юстициясе юбилеена туры килде. Быел җәмәгать судьялары институтына 25 ел! “Дәүләткә хезмәт итү - зур җаваплылык һәм җитди хезмәт ул. Әмма коллективта рәхәт атмосфера булганда бу алай ук сизелми”, - ди Резеда Мөфәхарова.
Телефон кырыгалдарлары киберҗинаятьләрнең иң киң таралган төрләренең берсе булып кала бирә. Җинаятьчеләр сезнең мәгълүматларны һәм акчаларны үзләштерү өчен төрле алымнарны даими камилләштерә.
Татарстан Республикасында гаилә мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча Бөтенроссия хокукый ярдәм атналыгы барышында хокукый ярдәм төрле форматтагы мәйданчыкларда күрсәтелде. Хокук мәсьәләләре буенча семинарлар, түгәрәк өстәлләр, тренинглар һәм консультацияләрне кертеп, 5700 чара үткәрелде, дип хәбәр итте юстиция министрының беренче урынбасары Илья Гомзик.
Нинди видеоларны куярга ярамавы турында тагын бер кат искәртәбез: