2014 елның 24 июлендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында класслы чин бирүгә һәм дәүләт граждан хезмәтенең биләнүче вазыйфасына туры килүгә Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратының аттестация комиссиясе утырышы уздырылды.
2014 елның 22 һәм 24 июлендә “2014-2020 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы көрәш” дәүләт программасының «2014 елга Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру” ярдәмче программасы чараларын үтәүләре буенча Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының мәгълүмат-аналитика эше, координация һәм планлаштыру бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында һәм Балтач муниципаль районында планлы тикшерүләр уздырылды.
2014 елның 23 июлендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппараты суд утырышы секретаренең, консультантының һәм 2 нче разрядлы өлкән белгече – канцелярия мөдире дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын биләүгә конкурс узды.
2014 елның 22 июлендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлегенең әйдәүче белгече вазыйфасын биләүгә конкурс уздырылды.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Татарстан Республикасы муниципаль районнарында ташландык, хуҗасыз транспорт чараларын ачыклау, исәпкә алу, күчерү, саклау, утильләштерү мәсьәләләрен җайга салучы муниципаль норматив хокукый актлар кабул итү мәсьәләсе буенча мәгълүмат җыелмасын туплады.
2014 елның 22 июлендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Министрлык аппаратының дәүләт граждан хезмәткәрләренә класслы чиннар бирүгә квалификация имтиханнарын кабул итү буенча аттестация комиссиясе утырышы уздырылды.
2014 елның 22 июлендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының бердәм банкы бүлеге башлыгы вазыйфасына кадрлар резервына кертүгә конкурс уздырылды.
“Татарстан Республикасында коррупциягә каршы көрәш турында” 2006 елның 4 маендагы № 34-ТРЗ Татарстан Республикасы Законын үтәү йөзеннән, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 19.07.2014 № 512 карары белән “2015 – 2020 елларга Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру” дәүләт программасы расланды.
2014 елның 18 июлендә “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” һәр ел саен уздырыла торган республика акциясе кысаларында Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю. Глухова Балтач шәһәр тибындагы поселогында мәктәп портфельләре комплектларын тапшыру тантанасында шәхсән катнашты.
2014 елның 17 июлендә Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю. Глухова Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор каршындагы киңәшмә эшендә катнашты. Киңәшмәдә каралган мәсьәләләрнең берсе – җирле үзидарә турындагы региональ законнарны федераль законнарга туры китерү эшен җайга салу.