ЯҢАЛЫКЛАР


17
октябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс игълан итә:


16
октябрь, 2013 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының республиканың кайбер суд районнары буенча җәмәгать судьялары аппараты хезмәткәрләренең вакантлы вазыйфаларына кандидатларны сайлап алу буенча конкурс комиссиясе утырышы уздырылды.


11
октябрь, 2013 ел
җомга

Бүген Казан (Идел буе) федераль университетында “Түләүсез юридик ярдәм: юридик клиникалар, КБО һәм дәүләт, дәүләтнеке булмаган түләүсез юридик ярдәмдә катнашучылар арасында хезмәттәшлек” темасына халыкара “түгәрәк өстәл” ачылды. Аны оештыручылар – К(И)ФУ, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, “Юридик клинакаларны үстерү үзәге” АКО, Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе.

“Татарстан Республикасында халыкка хокукуй белем бирү һәм юридик ярдәм күрсәтү системасын үстерү чаралары турында” Татарстан Республикасы Президенты Указын һәм 2011 – 2013 елларга гражданнарга хокукуй белем бирү һәм юридик ярдәм күрсәтү буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан расланган озак сроклы максатчан программасын гамәлгә ашыру кысаларында Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы белән бергәләп республика авыл җирлекләрендә яшәүче кешеләргә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү эшен дәвам итә.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс игълан итә:


10
октябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Экология,табигатьтән файдалану һәм аграр мәсьәләләр комитеты утырышында депутатлар Татарстан Республикасы Җир кодексына үзгәрешләр кертү турындагы проект буенча фикер алыштылар һәм аны карауга тәкъдим иттеләр.  Татарстан Республикасы юстиция министры М.М. Корманов аңлатуынча, үткән елның июлендә Россия Федерациясе Җир кодексына үзгәрешләр кертелгән иде. Муниципаль район һәм шәһәр округы буенча кадастр хакының уртача дәрәҗәсеннән шактый артыграк кадастр бәясе булган, аеруча кыйймәтле уңдырышлы авыл хуҗалыгы җирләре хәзер Россия Федерациясе субъектлары законнары нигезендә башка максатларда файдаланылуы рөхсәт ителми торган авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр исемлегенә кертелергә мөмкин.


9
октябрь, 2013 ел
чәршәмбе

2013 елның 8 октябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре җирле үзидарә органнарына методик һәм консультацион ярдәм күрсәтү максатларында Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районына бардылар.
Белгечләр төркеменә юстиция министры – Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлекне оештыру департаменты башлыгы М.М.Ибәтов җитәкчелек итте.


7
октябрь, 2013 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре 5 октябрьдә уздырылачак «Урман утырту кцне» табигатьне саклау акциясенә актив керештеләр. Министрлыкның унөч хезмәткәре юстиция министры урынбасары – Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлекне оештыру департаменты башлыгы М.М.Ибәтов җитәкчелегендә Матюшино урманчылыгына юнәлде.

Шимбә көнне, 5 сентябрьдә, “Олимпиец” Казан спорт комплексында Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары һәм дәүләт хакимияте органнары хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында мини-футбол буенча матчлар уздырылды.


3
октябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В. Рагозина рәислегендә Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратының аттестация комиссиясе утырышы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International