2025 елның I кварталында Татарстан юристлары махсус хәрби операциядә катнашучы 440 тан артык ветеранга һәм аларның гаилә әгъзаларына түләүсез юридик ярдәм күрсәттеләр. Татарстан юстиция министры Рөстәм Заһидуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте паблигының туры эфирында татарстанлылар күбесенчә нинди сораулар белән мөрәҗәгать итүләре турында сөйләде.
Казанның Совет районы буенча 13 нче суд участогы җәмәгать судьясы элеккеге ирен мыскыл иткән өчен бер хатынга 3 мең сум штраф салган.
Татарстан Республикасы Хокук бозуларны профилактикалау буенча Хөкүмәт комиссиясенең эшче төркеме 2025 елның 13-15 маенда Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районында хокук бозуларны профилактикалау эшен оештыруның торышын өйрәнде.
Республика фәнни-гамәли үзәгендә дәваланучы махсус хәрби операциядә катнашучыларга түләүсезй юридик ярдәм күрсәтелде. Чараны Татарстан Дәүләт юридик бюросы оештырды.
Татарстанда түләүсез юридик ярдәм күрсәтүнең ике системасы эшли. Алар кысаларында гражданнарның аерым категорияләре, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары түләүсез юридик ярдәм ала алалар. Безне яклаучылар нинди сораулар белән мөрәҗәгать итә һәм юридик ярдәмне ничек алырга мөмкин - бу турыда туры эфирда сөйләшербез.
Юстиция министрлыгы күчмә чаралар графигы нигезендә җирлекләрдән Татарстан Республикасының муниципаль норматив хокукый актлары регистрын алып бару өчен кирәкле мәгълүматны җыю буенча тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен өйрәнүне дәвам итә.
Бүген Югары Судта Татарстан Республикасы Судьялары советы утырышында җәмәгать судьялары һәм аларның аппаратлары эшчәнлеген оештыру мәсьәләләре җентекләп тикшерелде.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларының дәүләт хезмәткәрләренә аттестация үткәрү буенча аттестацияләү комиссиясе утырышы булды.
Татарстан Юстиция министрлыгы аңлата:
Байлар Сабасында Татарстан дБайлар Сабасында Татарстан дәүләт юридик бюросы бүлеге эшчәнлеген дәвам итә. Бюроның баш белгече Рәшит Ахунов, җирлекнең үзендә кабул итүләрдән тыш, районның авыл торак пунктларында даими рәвештә күчмә чаралар оештырыла дип белдерде. “Быелгы елның дүрт аенда түләүсез юридик ярдәм сорап 198 кеше мөрәҗәгать итте, - дип ачыклык кертте Рәшит Илсур улы. - Мөрәҗәгатьләрнең күбесе пенсионерлардан һәм пенсия яшенә җиткән затлардан килә, аларга пенсия белән тәэмин итү һәм җиргә хокук мөнәсәбәтләре мәсьәләләре буенча аңлатмалар таләп ителә”.