ЯҢАЛЫКЛАР


4
апрель, 2013 ел
пәнҗешәмбе

2013 елның 3 апрелендә Татарстан Республикасы юстиция министры М.М. Корманов киңәшмә уздырды, анда 2014-2020 елларга “Юстиция” Татарстан Республикасы дәүләт программасы проектын эшләү турындагы мәсьәлә каралды.


2
апрель, 2013 ел
сишәмбе

2013 елның 2 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында дәүләт граждан хезмәтенең Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлек департаметының 1 разрядлы өлкән белгече вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс уздырылды.


1
апрель, 2013 ел
дүшәмбе

2011-2013 елларга Татарстан Республикасында Халыкка хокукый белем бирү һәм гражданнарга юридик ярдәм күрсәтү буенча озак сроклы максатчан программа кысаларында Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы белән берлектә республиканың авыл җирендә яшәүче гражданнарына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү эшен дәвам итә, шушы максатлар өчен министрлыклар, ведомстволар һәм оешмалар вәкилләреннән торган күчмә мәгълүмат- консультация төркеме кулланылды. 2013 елның 28 мартында Әлки муниципаль районында халкны кабул итү уздырылды, аның барышында Чуваш Кичүе һәм Иске Хурда авыл җирлекләреннән килгән 91 кешегә хокукый ярдәм күрсәтелде.

2013 елның 28 мартыннан 30 мартына кадәр Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары аппаратлары хезмәткәрләре һәм дәүләт хезмәткәрләре арасында III Спартакиада кысаларында шахмат буенча ярышлар уздырылды.


29
март, 2013 ел
җомга

2013 елның 28 мартында Татарстан Республикасы юстиция министры М.М. Корманов Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районы гражданнарын видео аша кабул итте.


28
март, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы дәүләт граждан хезмәте вакантлы вазыйфасын биләп торуга конкурс игълан итә:


27
март, 2013 ел
чәршәмбе

27 мартта Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары С.Н. Столяров коррупциягә каршы көрәш буенча муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының контроль-хисап органнары вәкилләре һәм шушы муниципаль берәмлекләр башлыкларының ярдәмчеләре белән семинар-киңәшмәдә катнашты.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппараты квалификация (аттестация) комиссиясенең чираттагы утырышы уздырылды.
Аттестациягә Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратыннан 15 дәүләт граждан хезмәткәре кертелгән иде.


2013 елның 26 мартында, Татарстан Республикасы Президентында 2012 елның 15 сентябрендәге киңәшмәнең № 37-пр беркетмәсенең 6 пунктын һәм Дәүләт теркәве, кадастры һәм картографиясе федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең 2013 елның 31 гыйнварындагы коллегиясенең киңәйтелгән утырышының № 23-ПР беркетмәсен үтәү йөзеннән, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләрен һәм җирле үзидарә органнарының юридик хезмәтләре хезмәткәрләрен укыту оештырылды.


26
март, 2013 ел
сишәмбе

2013 елның 22 мартында Татарстан Республикасында Халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне уздырылды, аны Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы оештырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International