2013 елның 13-14 мартында Хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясенең эш төркеме Татарстан Республикасы юстиция министры М.М. Корманов җитәкчелегендә республиканың Апас һәм Югары Ослан муниципаль районнарында хокук бозуларны профилактикалау эшенең торышын күчмә комплекслы тикшерү уздырды.
Бүген, 2013 елның14 мартында, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Квалификация (аттестация) комиссиясе утырышы уздырылды, аны Юстиция минстры урынбасары, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Квалификация (аттестация) комиссиясе рәисе Н.В.Рагозина алып барды.
2013 елның 12 мартында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлекне оештыру департаменты хезмәткәрләре, муниципаль берәмлекләргә хокукый һәм методик ярдәм күрсәтү максатларында, Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы җирле үзидарә органнарының вазыйфаи затлары белән очрашу уздырдылар.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы һәм “КонсультантПлюс” челтәренең Татарстан Республикасындагы рәсми вәкиле “КонсультантПлюс. Мәгълүмат технологияләре” (“КИТ” компаниясе) ҖЧҖ гадәттәгечә март аенда ТАССР юстиция министры Ә.Г.Таҗетдинов истәлегенә юридик факультетлар студентлары арасында республика конкурсы уздыра.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы дәүләт граждан хезмәте вазыйфасын биләүгә конкурс игълан итә:
Кадерле һәм сөйкемле хатын-кызларыбыз! Сезне чын күңелемнән Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллективы һәм үз исемемнән язның беренче бәйрәме – 8 март Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм!
Кичә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында коллектив җыелышы уздырылды, анда Дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләре һәм җәмәгать хезмәте күрсәтү һөнәр берлекләренең Татарстан республика комитеты рәисе О.А.Калашникова һөнәр берлекләре Рескомы эшен видео аша тәкъдим итте.
Татарстан Республикасы юстиция министры М.М. Корманов һәм җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге башлыгы Н.Н. Хисмәтуллин Коротченко урамы 2 нче йортта урнашкан Казан шәһәре Вахитов районы җәмәгать судьялары суд участокларында һәм Татарстан Республикасы Менделеевск районы суд участокларында булды.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләп торуга конкурс:
2013 елның 2 мартында Зеленодольск шәһәрендәге «Маяк» спорт комплексында чаңгы ярышлары уздырылды, шул ярышлардан Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары аппаратлары хезмәткәрләре арасындагы III Спартакиада башланып китте.