ЯҢАЛЫКЛАР


1
март, 2013 ел
җомга

Бүген Казан (Идел буе) федераль университетында “Хосусый һәм гавами хокук конвергенциясенең заманча шартларында профессор Г.Ф.Шершеневичның фәнни карашлары” дигән халыкара фәнни-гамәли конференция үз эшен башлап җибәрде, ул профессорның тууына 150 ел тулуга багышлана.


28
февраль, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Кичә, 2013 елның 27 февралендә, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 14.02.2013 № 214-р күрсәтмәсе белән төзелгән Медиаторлар эшчәнлеген координацияләү советы утырышы уздырылды. Әлеге күрсәтмә белән Татарстан Республикасы юстиция министры М.М. Корманов җитәкли торган Совет составы расланды. Совет Казан (Идел буе) федераль университеты, Икътисад, идарә һәм хокук институты, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы, шулай ук Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт министрлыгы, Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы, "Медиация һәм хокук" фәнни- методик үзәге вәкилләреннән төзелгән.

Кичә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында дәүләт граждан хезмәтенең Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратының суд утырышы секретаре вакантлы вазыйфасын биләп торуга конкурс уздырылды.


27
февраль, 2013 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләп торуга конкурс:

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын биләп торуга кадрлар резервына кертүгә конкурс комиссиясе карары буенча Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының мәгълүмат-аналитика эше, координация һәм планлаштыру бүлеге башлыгы вазыйфасына 2013 елның 26 февралендә үткәрелгән конкурста җиңүче дип Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының мәгълүмат-аналитика эше, координация һәм планлаштыру бүлеге башлыгы урынбасары Беденьгов Андрей Александрович танылды.

2013 елның 26 февралендә Татарстан Республикасы юстиция министры М.М. Корманов Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы гражданнары белән видео-кабул уздырды.


26
февраль, 2013 ел
сишәмбе

Быелның 25 февралендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының мәгълүмат-аналитика эше, координация һәм планлаштыру бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан 2012 -2014 елларга Коррупциягә каршы республика комплекслы программасы чараларын Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында үтәүгә планлы тикшерү уздырылды.

Ватанны саклаучы көне алдыннан, 2013 елның 22 февралендә, “Үләндә хоккей үзәге” спорт комплексында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләренең күчмә кубокка Кышкы спартакиадасы уздырылды.


22
февраль, 2013 ел
җомга

Хөрмәтле ир-егетләребез! Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллективы Сезне Ватанны саклаучы көне – батырлык, кыюлык һәм намуслылык бәйрәме белән котлый!

2013 елның 21 февралендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы уздырылды, анда Татарстан Республикасы юстиция министры М.М. Корманов катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International