ЯҢАЛЫКЛАР


21
февраль, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы сессиясендә Татарстан Республикасы юстиция министры М.М. Корманов өч закон проекты тәкъдим итте.


20
февраль, 2013 ел
чәршәмбе

2013 елның 19 февралендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының мәгълүмат-аналитика эше, координация һәм планлаштыру бүлеге хезмәткәрләре Татарстан Республикасының Теләче муниципаль районында 2012-2014 елларга Коррупциягә каршы комплекслы республика программасы чаралары үтәлешенә тикшерү уздырдылар. Җирле үзидарә органнары эшчәнлеге өлкәсендә Министрлык департаментның хокукый тәэмин итү һәм тикшереп тору бүлеге вәкиле Министрлык вәкаләтләре кысаларында районның административ комиссиясе эшчәнлеген оештыруны өйрәнде.

Кичә, 2013 елның 19 февралендә, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Эксперт советы утырышы булып узды, анда 9 закон проекты каралды


19
февраль, 2013 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы кадрлар һәм дәүләт хезмәте бүлеге башлыгы урынбасары дәүләт граждан хезмәте вазыйфасына кадрлар резервына кертүгә конкурс игълан итә.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Татарстан Республикасы Менделеевск районының 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының , Түбән Кама районының һәм Түбән Кама шәһәренең 6 нчы суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре, Татарстан Республикасы Түбән Кама районының һәм Түбән Кама шәһәренең 11 нче Татарстан Республикасы Әгерҗе районының 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппараты консультанты, Татарстан Республикасы Менделеевск районының 1, 2 нче суд участоклары җәмәгать судьясы аппараты консультанты дәүләт граждан хезмәте вакантлы вазыйфасын биләп торуга конкурс игълан итә.


18
февраль, 2013 ел
дүшәмбе

2013елның 15 февралендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлекне оештыру департаменты хезмәткәрләре һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының бердәм банкы бүлеге җирле үзидарә органнарына методик һәм консультацион ярдәм күрсәтү максатларында Татарстан Республикасының Кайбыч районына бардылар.


15
февраль, 2013 ел
җомга

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Казан шәһәре Киров районының 5 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре, Казан шәһәре Идел буе районының 8 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре һәм Казан шәһәре Вахитов районының 6 нчы суд участогы җәмәгать судьясы аппараты консультанты дәүләт граждан хезмәте вакантлы вазыйфасын биләп торуга конкурс игълан итә.


14
февраль, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Бүген, 2013 елның 14 февралендә, Казанда Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларының IX хисап-сайлау конференциясе үз эшен башлап җибәрде, ул ике көн буена дәвам итәчәк. Беренче көнне конференция эшендә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов катнашты.


13
февраль, 2013 ел
чәршәмбе

2013 елның 13 февралендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы Сарман районының 2 нче суд участогы җәмәгать судьялары аппараты консультанты дәүләт граждан хезмәте вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс булды.

“Балалар университеты” каршында Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе Яшь юристлар Советы әгъзалары тарафыннан төзелгән юридик консультация быел да үз эшен дәвам итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International