Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратының суд утырышы секретаре, консультанты, 2 разрядлы өлкән белгече – канцелярия мөдире дәүләт граждан хезмәте вакантлы вазыйфасын биләп торуга конкурс булды.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Казан шәһәре Киров районы 2 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре һәм ТР Арча районының 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппараты консультанты дәүләт граждан хезмәте вакантлы вазыйфасын биләп торуга конкурс игълан итә.
Бүген, 2012 елның 10 декабрендә, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитетының Экспертлар советы утырышы булды. Анда өч Татарстан Республикасы законы проекты каралды: «Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексының 3.2 статьясына үзгәрешләр кертү хакында»; «Татарстан Республикасы Экология кодексына үзгәрешләр кертү турында»; «Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексының 7.3 һәм 8.1 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында».
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында исә бүген Министрлык коллективы Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең баш киңәшчесе И.Н.Гущин белән очрашты.
2013 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк «Татарстан Республикасында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында» Татарстан Республикасы Законын кабул итү түләүсез юридик ярдәм күрсәтү системасында катнашучыларның дәүләткә карамаган секторында юридик клиникаларның әһәмияте арта төшә.
Бүген, 2012 елның 5 декабрендә, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының утырышлар залында видеоконференция тәртибендә Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппараты хезмәткәрләре белән «Суд тарафыннан җинаять эшләрен карау нәтиҗәләрен җәмәгать судьяларына күрсәтү» темасына укыту семинар-киңәшмәсе булды.
Дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2012 елның 29 ноябрендә узган 35 нче утырышында Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов юлның транспорт чаралары йөрү өлешендә транспорт чарасын урнаштыру, кара-каршы килгәндә аерылып китү, шулай ук юл кырыйлары буйлап хәрәкәт иткән йә оешкан транспорт яки җәяүлеләр колоннасын кисеп чыккан яисә шунда урын алган өчен (АХБТ РФ Кодексының 12.15 статьясындагы 1 өлеш) һәм, Юл йөрү кагыйдәләрен бозып, велосипед яки җәяүле сукмаклары йә тротуарлар буйлап хәрәкәт иткән өчен (АХБТ РФ Кодексының 12.15 статьясындагы 2 өлеш) административ җаваплылыкны катгыйландыру максатыннан эшләнгән «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексының 12.15 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» Федераль законны тәкъдим итте.
2012 елның 30 ноябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитеты чираттагы утырышын уздырды. Утырышта законсыз торак төзелеше объектларына «паспортлаштыру»ны уздыруга караган һәм бу төзелешкә рөхсәт бирүдә гаепле вазыйфаи затлар турындагы мәсьәлә каралды.
Узган ял көнендә, 2012 елның 1 декабрендә, Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт органнары аппаратлары хезмәткәрләре арасында оештырылган II Спартакиада кысаларында боулинг буенча ярышлар булды.
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында 2012 елның 27 ноябреннән алып «Хокук. Бар» дип аталган «Хокукый белем атналыгы» н рәсми ябу тантанасы булды.