ЯҢАЛЫКЛАР


18
октябрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе
2012 елның 17 октябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Министрлык аппараты дәүләт граждан хезмәткәрләрен аттестацияләү булды.
Быелгы елның 17 октябрендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының киңәшмәләр залында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппараты хезмәткәрләре белән видеоконференция тәртибендә семинар-киңәшмә булды.
2012 елның 17 октябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратының суд утырышы секретаре, консультанты һәм 2 разрядлы өлкән белгече – канцелярия мөдире дәүләт граждан хезмәте вакантлы вазыйфасын биләп торуга конкурс булды.

17
октябрь, 2012 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе эшчәнлеген тәэмин итү секторының әйдәүче киңәшчесе дәүләт граждан хезмәте вакантлы вазыйфасын биләп торуга конкурс игълан итә.

16
октябрь, 2012 ел
сишәмбе
Агымдагы елның 16 октябрендә видеоконференция тәртибендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы булды, ул “Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан 2012-2014 елларга коррупциягә каршы комплекслы республика программасының үтәлешен тикшереп тору вәкаләтләрен гамәлгә ашыру турында” мәсьәләсенә багышланды.
Казанның Вахитов районындагы дүрт суд участогы аппаратының җәмәгать судьялары һәм хезмәткәрләре бу көннәрдә котлаулар кабул итә. Алар Нариман урамы, 63 нче йорт адресы буенча урнашкан иске бинадан Коротченко урамы, 2 нче йорт адресы буенча урнашкан яңа бинага күченделәр.

15
октябрь, 2012 ел
дүшәмбе
Узган 12 октябрь җомгасында Ютазы район үзәгенең иҗтимагый тормышында күркәм вакыйга булды: Җәмәгать судьясы йорты кулланылышка тапшырылды. Тантаналы чарада республиканың юстиция министры Мидхәт Корманов, Югары суды рәисе Илгиз Гыйләҗев, Ютазы районы администрациясе башлыгы Рөстәм Нуриев, шулай ук Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнарындагы район, шәһәр судларыннан вәкилләр катнашты.

12
октябрь, 2012 ел
җомга
Бюджет акчасын кулланганда хокук бозуларга каршы торуны активлаштыру, законсыз финанс чараларын юк итү, икътисадның күләгәдә калучы секторы эшчәнлеген чикләүче законнарны камилләштерүгә юнәлтелгән тәкъдимнәр кертү, законсыз финанс операцияләренә каршы тору механизмына контрольне көчәйтү һәм киңәйтү максатларында, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2012 елның 16 июлендәге 1184-р номерлы карары нигезендә Татарстан Республикасы икътисадында акчаның яшерен әйләнешен киметүгә карата тәкъдимнәр кертү буенча эшче төркем оештырылды.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, дәүләт граждан хезмәте вазыйфасына карата квалификация таләпләре үзгәрү сәбәпле, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе эшчәнлеген тәэмин итү секторы әйдәүче киңәшчесе вазыйфасын биләп торуга конкурсны уздырмавын хәбәр итә.
2012 елның 11 октябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлекне оештыру департаменты, Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының бердәм банкы, шулай ук Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе белгечләре, Алабуга муниципаль районы җирле үзидарә органнарына хокукый һәм методик ярдәм күрсәтү максаты белән әлеге районга барып кайттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International