ЯҢАЛЫКЛАР


24
октябрь, 2012 ел
чәршәмбе
2012 елның 23 октябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы,Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2011 елның 18 августындагы 687 номерлы карары белән расланган Коррупциягә каршы комплекслы республика программасының 2.3 пунктын үтәү максатларында, норматив хокукый актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза ясау өчен җаваплы вазыйфаи затларга укулар уздырды.
2012 елның 23 октябрендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының утырышлар залында Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең юридик хезмәтләре хезмәткәрләре өчен җир кишәрлекләренең кадастр хакын билгеләү нәтиҗәләренә дәгъва белдерү мәсьәләсе буенча чираттагы семинар узды. Аны, Татарстан Республикасы Президентының 2012 елның 15 сентябрендәге 37-пр номерлы киңәшмә беркетмәсенең 6 пунктын үтәү максатларында, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы белән берлектә оештырды.

23
октябрь, 2012 ел
сишәмбе
Узган 20 октябрь шимбәсендә, Казанда Бокс һәм теннис үзәгендә Татарстан башкарма хакимияте органнары һәм дәүләт органнары аппаратлары хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында пинг-понг өстәл теннисы буенча ярышлар узды.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы ТР Менделеевск районының 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре, ТР Чаллы шәһәренең 4 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре, Казан шәһәре Идел буе районының   3, 6 нчы суд участоклары җәмәгать судьялары аппараты консультанты, Казан шәһәре Киров районы 5 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппараты консультанты, Казан шәһәре Совет районы җәмәгать судьялары аппараты консультанты, Казан шәһәре Мәскәү районы 2 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының 2 разрядлы өлкән белгече - канцелярия мөдире, Казан шәһәре Совет районы 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының 2 разрядлы өлкән белгече - канцелярия мөдире вакантлы дәүләт граждан хезмәте вазыйфасын биләп торуга конкурс игълан итә.
2012 елның 22 октябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында “Норматив хокукый актларга һәм норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы экспертиза оештыру һәм ясау” темасына семинар узды. Ул Татарстан Республикасы башкарма хакимияте  органнарының норматив хокукый актларга һәм норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы экспертиза ясау өчен җаваплы вазыйфаи затлары өчен оештырылды.

22
октябрь, 2012 ел
дүшәмбе
20 октябрьдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының утырышлар залында Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координацияләү комитетының чираттагы утырышы булды.
2011-2013 елларга Татарстан Республикасында халыкка хокукый белем тарату һәм юридик ярдәм күрсәтү буенча озак вакытлы максатчан программасы кысаларында 2012 елның 18 октябрендә Ютазы муниципаль районы территориясендә Иске Урыссу һәм Ютазы авыл җирлекләрендә авыл җирлекләре халкына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча мәгълүмат-консультация төркеме белгечләре чираттагы күчмә кабул итүне үткәрделәр.

19
октябрь, 2012 ел
җомга
Кичә ТР юстиция министры Мидхәт Корманов, министр урынбасары Надежда Рагозина Казан мэры Илсур Метшин, ТР Югары Суды Рәисе Илгиз Гыйләҗев һәм Казан шәһәренең Вахитов район суды рәисе Фәнис Мусин белән берлектә Казан шәһәре Вахитов районы җәмәгать судьяларының Коротченко урамы, 2 йорт адресы буенча урнашкан яңа бинасын карадылар.
2012 елның 18 октябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов җитәкчелегендә “Зеленодольск шәһәре” муниципаль берәмлеге чикләрен киңәйтү турында, шулай ук “Фәнни шәһәрчек” мөлкәт комплексының күпфатирлы йортларының кемгә каравы һәм Биектау муниципаль районы һәм Казан шәһәре муниципаль берәмлеге чикләрен үзгәртү мөмкинлеге турындагы мәсьәләләр каралды.
18 октябрьдә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның чираттагы утырышы булды. Утырышны Иҗтимагый совет рәисе А.Г.Гатауллин алып барды. Утырышта, Иҗтимагый совет әгъзалары белән беррәттән, Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов һәм Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International