Кичә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә “Татарстан Республикасы Дәүләт Советының закон чыгару эшчәнлеге” темасына ачык лекция укыды.
2012 елның 31 октябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры гражданнарны кабат видео аша кабул итте. Видеоконференция элемтәсе сеансы Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районында булды.
Татарстан Республикасының миллионлаган гражданы дәүләт хезмәтләрен, чиратта торып вакыт сарыф итмичә, Интернет аша алуның җиңел һәм җайлы булуын белә. Берничә тапкыр төймәгә басып алып, ЮХИДИ штрафларын түләргә, санаулы минутлар эчендә кирәкле ведомствога мөрәҗәгать юлларга һәм башка онлайн хезмәтләр алырга мөмкин. Кичә ТР Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре Электрон Татарстан системасында Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең уңайлы булуы турында сөйләштеләр, ә юстиция министры М.М.Корманов исә Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы мөмкинлекләре белән барлык хезмәткәрләрне дә таныштырды.
Бүген ТР юстиция министры М.М.Корманов, министр урынбасары Н.В.Рагозина ТР Югары Суды рәисе И.И.Гыйләҗев һәм ТР район судлары рәисләре белән бергә Арча муниципаль районына эш сәфәренә чыктылар. Визитның максаты район җәмәгать судьяларының төзекләндерелгән биналарын карау иде.