ЯҢАЛЫКЛАР


14
ноябрь, 2012 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлегенең әйдәп баручы белгече, Казан шәһәре Мәскәү районы 4 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре, Казан шәһәре Идел буе районы 7 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре һәм ТР Алабуга районы һәм Алабуга шәһәре 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре дәүләт граждан хезмәте вакантлы вазыйфасын биләп торуга конкурс игълан итә.


13
ноябрь, 2012 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның “2010-2013 елларга Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтен һәмТатарстан Республикасында муниципаль хезмәтне үстерү программасын раслау турында” 2010 елның 23 августындагы ПУ-552 номерлы указын тормышка ашыру кысаларында 2012 елның 12 ноябреннән алып 15 ноябренә кадәр Казан (Идел буе) федераль университеты базасында “Административ комиссияләрнең эшен оештыру” программасы буенча муниципаль хезмәткәрләр өчен квалификация күтәрү курслары оештырылды.

Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә (9 декабрь) багышланган айлык кысаларында 2012 елның 8 ноябрендә Казан дәүләт медицина университетында “Яшьләр күзлегеннән коррупция” дигән яшьләр форумы узды. Форум эшендә Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Коррупциягә каршы тору советы, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы һәм республиканың хокук саклау органнары катнашты.


12
ноябрь, 2012 ел
дүшәмбе

2012 елның 9 ноябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының утырышлар залында Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координацияләү комитетының киңәйтелгән утырышы булды.


9
ноябрь, 2012 ел
җомга

Кичә, 2012 елның 8 ноябрендә, Татарстан Республикасы юстиция министры вазыйфаларын башкаручы С.Н.Столяров Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов йөкләмәсе буенча, райондагы торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендәге хәлне өйрәнү максатыннан, ТР Кама Тамагы районына эш сәфәренә чыкты.


8
ноябрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе

2012 елның 21 октябрендә Россия юристлар ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге Яшь юристлар советының чираттагы утырышы булды, анда узып баручы елның 10 аена йомгак ясалды. Утырышта Казан шәһәре югары уку йортларының Совет составына керүче һәм Ассоциациянең төбәк бүлеге һәм Яшь юристлар советы тарафыннан оештырыла торган чараларда катнашып килүче вәкилләр очрашты.


7
ноябрь, 2012 ел
чәршәмбе

Гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү максатларында 2012 елның 2 ноябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары - Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлекне оештыру департаменты җитәкчесе М.М.Ибәтов Зеленодольск шәһәрендә гражданнарны шәхси кабул итте.


6
ноябрь, 2012 ел
сишәмбе

Хөрмәтле хезмәттәшләр! Сезне Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлыйм! 20 ел элек республикабыз парламенты, 1992 елгы референдумда чагылыш тапкан халык ирегенә таянып, Татарстан Республикасы Конституциясен кабул итте.


2
ноябрь, 2012 ел
җомга

Кичә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә “Татарстан Республикасы Дәүләт Советының закон чыгару эшчәнлеге” темасына ачык лекция укыды.

2012 елның 31 октябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры гражданнарны кабат видео аша кабул итте. Видеоконференция элемтәсе сеансы Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районында булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International