ЯҢАЛЫКЛАР


13
март, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Республика җәмәгать судьялары аппаратлары һәм Суд приставлары федераль хезмәте арасында электрон хезмәттәшлек процессы актив үсештә, ул башкарма документларны җибәрү процедурасын уңайлырак һәм куркынычсызрак итә. Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Марат Низамиев хәбәр иткәнчә, мондый эш формасы гадел хөкемнең нәтиҗәлелеген арттыру өчен мөһим коралга әверелә бара.


12
март, 2025 ел
чәршәмбе

Бүген Югары Осланда Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин катнашында республика Дәүләт Советы Президиумының күчмә утырышы узды. Утырышта махсус хәрби операция ветераннарына һәм анда катнашучыларга, аларның гаилә әгъзаларына Татарстан Республикасында күрсәтелә торган ярдәм чаралары турында фикер алыштылар.

ТР юстиция министрының беренче урынбасары Илья Гомзик 14 мартта 11:00 сәгатьтә “Норматив хокукый актларга һәм проектларга коррупциягә каршы бәйсез экспертиза уздыру буенча экспертларның республика конкурсы” темасына  туры элемтә уздырачак.

Татарстан Дәүләт юридик бюросына махсус хәрби операция уздыру зонасында катнашып һәлак булган ир-атның әнисе мөрәҗәгать итте. Казанда яшәүче ханым әтисенең үлү турындагы таныклыгында техник хата китү аркасында махсус хәрби операциядә катнашып һәлак булган ир-атның гаиләсенең тиешле түләүләрне ала алмавын хәбәр итте. Әтисенең исеме дөрес язылмау аларның туганлыгын шик астына куйган. Мәсьәләне хәл итү өчен аларның туганлыгын суд аша билгеләргә кирәк булды.


11
март, 2025 ел
сишәмбе

Бүген Казан шәһәренең административ комиссиясе мәйданчыгында Татарстан Республикасының Апас, Кукмара, Лаеш һәм Чирмешән муниципаль районнары административ комиссияләренең җаваплы секретарьлары стажировка үтте.

Казанның Совет районы буенча 5 нче суд участогында кулланучылар хокукларын яклау турындагы бәхәс буенча гражданлык эше каралды.


10
март, 2025 ел
дүшәмбе

Гражданнарның суд утырышларында веб-катнашуы проектының нечкәлекләре турында Татарстан Юстиция министрлыгында өлкән җәмәгать судьялары белән узган киңәшмәдә фикер алыштылар.

Татарстан Республикасы Дәүләт юридик бюросы, башкаладан читтә күчмә кабул итүләр оештырып, республика халкына түләүсез юридик ярдәм күрсәтүен дәвам итә. 2024 елда бюроның юрмобиле 5000 чакрымнан артык араны узды, республиканың 200дән артык гражданына хокукый консультацияләр бирелде.


7
март, 2025 ел
җомга

Татарстан Республикасы гавами хакимияте органнарының нормалар чыгару эшчәнлегенә 2018 елдан  “Кодекс” автоматлаштырылган мәгълүмат системасы кертелде. Система автоматик режимда хокукый җайга салудагы каршылыкларны һәм җитешсезлекләрне ачыклый. Эш Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән һәм “Татарстан Республикасында юстицияне үстерү” дәүләт программасы кысаларында алып барыла.


5
март, 2025 ел
чәршәмбе

ТР Дәүләт юридик бюросы җитәкчесе урынбасары атна саен республикада “Ватанны саклаучылар” фонды мәйданчыгында түләүсез юридик ярдәм күрсәтә. Чираттагы кабул итү кысаларында 19 граждан кабул ителде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International