ЯҢАЛЫКЛАР


12
май, 2010 ел
чәршәмбе
2010 елның 13 алып 15 майга кадәр Хокук бозуга каршы профилактика үткәрү буенча Татарстан Республикасы Хакимият комиссиясе Татарстан Республикасы Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе Комитеты белән берлектә Кама Тамагы һәм Кайбыч муниципаль районнарына комплекслы тикшерү сәфәрләре уздыру турында карар кабул иттеләр.
2010 елның 12 май көнне, 2003 елның 16 январендәге 3-ЗРТ номерлы “Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте турында” Татарстан Республикасы Законы таләпләре һәм 2006 елның 17 августындагы “Татарстан Республикасы юстиция Министрлыгында дәүләт граждан хезмәтенең вакант вазыйфаларын биләүгә конкурслар уздыру турында” Татарстан Республикасы юстиция министры боерыгы нигезендә дәүләт граждан хезмәтенең түбәндәге вакант вазыйфаларын биләүгә конкурс уздырылды:

11
май, 2010 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2010 елның 11 мендагы 332 номерлы карары нигезендә Рагозина Надежда Владимир кызы Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары итеп билгеләнде.
Бүген Татарстан Республикасы юстиция Министрлыгында Татарстан Республикасы Президентының 2010 елның 22 мартындагы 156-УП номерлы “Татарстан Республикасында халыкка юридик ярдәм күрсәтү һәм аны хокукый мәгърифәтле итү системасын үстерү чаралары турында” Указын гамәлгә ашыру мәсьәләсе турында киңәшмә узды.
Дәүләт Думасы икенче һәм өченче укылышларда “Россия Федерациясенең аерым закон чыгаручы актларына, дәүләт символикасын законсыз рәвештә куллану, законсыз нигездә форма киемен киюне контрольдә тоту өлешендә, үзгәрешләр кертү турында” закон проектын кабул итте. Бу документ дәүләт символикасын законсыз нигездә куллану, законсыз рәвештә форма киемен кию, дәүләт бүләкләрен тагу өчен каралган административ җаваплылыкны көчәйтә.

8
май, 2010 ел
шимбә
Мөхтәрәм Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре! Хөрмәтле гражданнар! Бөек Ватан сугышында совет халкы Җиңү яулавының 65-еллыгы - илебезнең иң кыйммәтле, иң тантаналы бәйрәме белән Сезне чын күңелдән котларга рөхсәт итегез!

7
май, 2010 ел
җомга
Бүген, Бөек Ватан сугышында совет халкының Җиңүе Көненең 65-еллыгы алдыннан, Татарстан Республикасы юстиция Министрлыгы хезмәткәрләре, гадәттәгечә, Бөек Ватан сугышында катнашкан Министрлык җитәкчеләре каберләренә чәчәк салдылар.
РФ 46 җинаять составлары тагын бер җәза бирү чарасы белән тулыландырылды - мәҗбүри хезмәткә билгеләү. РФ ҖК 49 ст. нигезендә мәҗбүри хезмәт итеп хөкем ителгән тарафыннан төп эш яки уку урыныннан ирекле вакытында башкарылучы түләүсез иҗтимагый файдалы хезмәт санала.

6
май, 2010 ел
пәнҗешәмбе
Д.Медведев  “Россия Федерациясе Җинаять процессуаль кодексының 31 статьясына үзгәрешләр кертү турында” Федераль законга кул куйды. Федераль закон нигезендә Россия Федерациясе Җинаять кодексының “Юл хәрәкәте һәм транспорт средстволарын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу” турындагы 264 статьяның икенче өлешенә һәм “Күрәләтә ялган донос” турындагы 306 статьяның икенче өлешенә караган җинаятьләр турындагы җинаять эшләре җәмәгать судьялары суды карамагына тапшырыла.

5
май, 2010 ел
чәршәмбе
2010 елның 22 мартында Татарстан Республикасы Президенты “Татарстан Республикасы халкына юридик ярдәм күрсәтү һәм аны хокукый мәгърифәтле итү системасын үстерү буенча чаралар турында” Указын имзаланды. Указда әлеге процесста иҗтимагый оешмалар роле, шул исәптән юристлар профессиональ бердәмлекләренең мөмкинлекләре дә билгеләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International