ЯҢАЛЫКЛАР


5
апрель, 2010 ел
дүшәмбе
Бүген Казан шәһәре Вахитов районының 39 номерлы гомуми белем бирү мәктәбендә “Хокукый сәгать” уздырылды. Татарстан Республикасы юстиция министры, Россия юристлары Ассоциациясенең Татарстан региональ бүлеге җитәкчесе М.М.Курманов инициативасы белән ТР юстиция Министрлыгы җитәкчеләре һәм белгечләре, Россия юристлары Ассоциациясенең региональ бүлеге вәкилләре 9-11 сыйныф укучылары өчен “Хокукый сәгать” үткәрделәр.

3
апрель, 2010 ел
шимбә
Татарстан Республикасы юстиция Министрлыгында “Хокук һәм хаять” журналы редакция советы утырышы узды. Редакция советы әгъзалары журналның 2010 елның 27 маенда Татар АССР оешуы көненә багышлап чыгарылачак өченче саны макеты хакында фикер алыштылар.

2
апрель, 2010 ел
җомга
2010 елның 31 мартында Россия Федерациясе административ хокук бозулар кодексына кертелгән үзгәрешләр үз көченә керде (28.12.2009 елдагы 380-ФЗ номерлы Россия Федерациясе административ хокук бозулар кодексына үзгәрешләр кертү турында Федераль закон).
Татарстан Республикасы юстиция Министрлыгында дәүләт граждан хезмәткәрләренә класслы чиннар бирү өчен квалификация имтиханнары уздырыла.

1
апрель, 2010 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы юстиция Министрлыгының эшчәнлеге планы нигезендә, җәмәгать судьялары участоклары эшчәнлеген оештыруны өйрәнү, архив эшчәнлегенә эш башкаруда, шулай ук башка җәмәгать судьялары аппараты, Татарстан Республикасы юстиция Министрлыгының җәмәгать судьяларын оештыру-хокукый ярдәм итү бүлеге белгечләренең хезмәти эшчәнлекләренә кагылышлы мәсьәләләр методик һәм практик ярдәм күрсәтү максатында 15.03.2010-26.01.2010 елдагы чорда Казан шәһәре Совет районы җәмәгать судьялары аппараты участокларының эшчәнлеген оештыруны тикшерү үткәрелде.

31
март, 2010 ел
чәршәмбе
29 март көнне Мәскәүдә Россия юристлары Ассоциациясе бүлекләренең Бөтенроссия утырышы узды. Утырыш барышында Ассоциация эшчәнлегенең барлык юнәлешләре каралды, шул исәптән: халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү, юридик белем бирү сыйфатын күтәрү, норматив актларга бәйсез экспертиза үткәрү, “Ел юристы” премиясен тапшыру, яшьләр белән эшләү һ.б.

30
март, 2010 ел
сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы юстиция Министрлыгында Татарстан Республикасы юстиция Министрлыгы коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру буенча Комиссия утырышы узды. Эш планы белән тәңгәл булганча, комиссия вәкилләре Министрлык Матбугат бүлегенең коррупциягә каршы сәясәтнең гамәлгә ашырылуы турындагы отчетын тыңладылар. Әлеге мәгълүмат белән министр ярдәмчесе Т.П.Лобанова чыгыш ясады.
Җомга көнне Дәүләт Думасы өченче, ахыргы, укылышта РФ административ хокук бозулар Кодексына кертелгән, тиешле рәвештә теркәлмәгән транспорт средствосын куллану өчен җаваплылыкны көчәйтә торган, төзәтмәләрне кабул итте.

29
март, 2010 ел
дүшәмбе
2010 елның 26 мартында ТАССР юстиця министры А.Г.Таҗетдинов истәлегенә багышланган, Татарстан Республикасы югары уку йортлары юридик факультетлары студентлары арасында уздырылган, VI Республика конкурсы тәмамланды. Финал турының җиңүчесе һәм Татарстан Республикасының иң яхшы студен-юристы булып А.Н.Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университетының бизнес һәм мәгълүмати технологияләр институты 4 курс студенты Гилаева Юлия танылды.
Парламентарийлар балалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Павел Астаховның педофилларның җаваплылыгын катгыйлаштыру турындагы тәкъдимен хупларга әзер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International