ЯҢАЛЫКЛАР


12
апрель, 2010 ел
дүшәмбе
Дмитрий Медведев Думага рейдерлыкка каршы тору турындагы закон проектын керткән. Акционерлар реестрын охшатып алдап ясау өчен 5 ел җинаять срогы һәм 500 мең сум штраф йөкләнү яный.
2010 елның 1 арелендә “Ау һәм ау ресурсларын саклап калу һәм Россия Федерациясенең аерым закон чыгаручы актларына үзгәрешләр кертү турында” 209-ФЗ номерлы Федераль закон (ау турында закон) үз көченә керде. Бу закон Россия Федерациясе территориясендә ау эшчәнлеген оештыру белән бәйле мөнәсәбәтләрне федераль дәрәҗәдә тәртипкә салуга юнәлдерелгән.

10
апрель, 2010 ел
шимбә
Федерация Советныда “Дәүләт (муниципаль) учреждениеләрнең хокукый дәрәҗәләрен камилләштерү нигезендә Россия Федерациясенең аерым закон чыгаручы актларына үзгәрешләр кертү турында” федераль закон проекты буенча Федерация Советы бюджет буенча Комитетының Россия Федерациясе финанслар Министрлыгы вәкилләре белән киңәйтелгән киңәшмәсе узды.

9
апрель, 2010 ел
җомга
Татарстан Республикасы юстиция Министрлыгы тарафыннан алып барылган коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру буенча эшчәнлек турында ТР юстиция Министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында фикер алышынды.
Теләсә нинди җәмәгать транспортында пассажир һәлак булган очракта страховка түләүнең күләме 2 млн. сумны тәшкил итәргә тиеш дип билгеләде транспорт һәм элемтә министры Игорь Левитин.

8
апрель, 2010 ел
пәнҗешәмбе
Бүген ТР юстиция Министрлыгында Татарстан Республикасы Хакимият комиссиясенең эшче төркеме вәкилләренең хокук бозуга каршы профилактика буенча оештыру киңәшмәсе узды

7
апрель, 2010 ел
чәршәмбе
ТР Президенты 156-УП номерлы “Татарстан Республикасында халыкка юридик ярдәм күрсәтү һәм аны хокукый мәгърифәтле итү системасын үстерү чаралары турында” Указын имзалады. Әлеге Указада гражданнарның социаль һәм хокукый сакланылуы максатында, гадел хөкемгә югары дәрәҗәдәге үтемлелекне тәэмин итү һәм законлылыкны, хокукый тәртипне ныгыту, шулай ук дәүләт һәм муниципаль органнарның әлеге эштәге рольләренең көчәйтелүе максатында Татарстан Республикасында халыкка юридик ярдәм күрсәтү системасын үстерү чаралары, шул исәптән түләүсез чаралар да, билгеләнгән.
Сишәмбе көнне Кремль матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Россия Президенты Дмитрий Медведев гражданнарны иске автомобильләрен утилизацияләүгә тапшырган өчен дәүләт тарафыннан бирелгән акчаларга каралган физик затларның керемнәренә кагылучы налогны түләүдән ирекле итү турындагы федераль закон имзалады.

6
апрель, 2010 ел
сишәмбе
ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә (ЕГИС “ГЛОНАСС+112”) бердәм дәүләт мәгьлүмати системасы нигезендә Татарстан Республикасы территориясендә “112” телефон номеры аша ашыгыч оператив хезмәтләрне чакыртуны тәэмин итү системасы эшчәнлегенең Вакытлы регламенты расланган.
2010 елның 5-6 апрелендә Казан шәһәрендә “Кеше хокукларын һәм төп ирекләрен милли дәрәҗәдә яклау турындагы Европа Конвенциясен куллану” дип исемләнгән, судьялар, прокурорлар, адвокатларның катнашында, ике көнлек семинар уздырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International