ЯҢАЛЫКЛАР


13
октябрь, 2009 ел
сишәмбе
РФ Югары Суды суд системасын үзгәртеп корырга тәкъдим итә. РФ президенты Дмитрий Медведев белән очрашуда ЮС рәисе Вячеслав Лебедев гомуми юрисдикция судлары турындагы закон проектының эшләнеп бетүе хакында хәбәр итте. Төп яңалыклар - апелляция өчен мөмкинлекләрне киңәйтү һәм күзәтү функциясен Югары Суд карамагына тапшыру.

12
октябрь, 2009 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов Мәскәүгә эш сәфәре белән барганда Мәскәү шәһәренең законнар Җыентыгын әзерләү һәм бастыру буенча Мәскәү Хакимияте эше белән танышу максаты белән Мәскәү Хакимиятендә булды.   Мәскәүнең гамәлдәге законнар Җыентыгы 9 томлы, таратма битләрдәге, беренче рәсми даими яңартылып торучы системалаштырылган басмадан тора. Мәскәүнең гамәлдәге законнар Җыентыгының беренче томы презентациясе 2003 елда узды.
2009 елның 9 октябрендә Дәүләт Думасы беренче укылышта "Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында" закон проектын кабул итте. Закон проектының  инициаторлары булып Дәүләт Думасы депутатлары санала.

10
октябрь, 2009 ел
шимбә
Ел саен 3 декабрьдә, ягъни Россиядә юристлар көнен билгеләп үткәндә әлеге һөнәрнең иң лаеклы вәкилләренә "Ел юристы" исемле югары юридик премия биреләчәк. Тиешле указга 8 октябрьдә Россия Федерациясе Президенты Д. Медведев кул куйды.  

9
октябрь, 2009 ел
җомга
Дәүләт Думасының чираттагы утырышында Г.Сергеева, В.Груздев һәм И.Гыймалетдинов депутатлары тарафыннан кертелгән "Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәте турында" Федераль Законга үзгәрешләр кертү хакында” федераль закон проектын һәм "Күчемсез милеккә хокукларны һәм аның белән килешүләрне дәүләт теркәвенә алу турында” ФЗ карау ниятләнә.
Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең класслы чиннарын бирү тәртибе турында Нигезләмә нигезендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында класслы чиннар бирү буенча квалификация имтиханнары узды.

8
октябрь, 2009 ел
пәнҗешәмбе
“Энергия нәтиҗәлелеге турындагы закон хакимият органнары һәм юридик затларның биналарын 2011 елның 1 гыйнварына кадәр, гражданнарның йортларын 2012 елның 1 гыйнварына кадәр счетчиклар белән җиһазландыру таләпләрен билгеләячәк “,- дип хәбәр итте Россия президенты ярдәмчесе Аркадий Дворкович пәнҗешәмбе көнне пресс-конференциядә “РИА Новости”га.
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында 2009-2011 елларга Татарстан Республикасының Коррупциягә каршы сәясәте стратегиясен гамәлгә ашыруның Республика программасын гамәлгә ашыручыларның үзара хезмәттәшлеген, аны башкаруны контрольдә тотуны һәм координацияләүне оештыру буенча ведомствоара эшче төркем утырышында 2009 елның 8 октябрендә Кремльдә узган Коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыруның республика советы утырышында Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов тарафыннан сөйләнгән мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

7
октябрь, 2009 ел
чәршәмбе
«Татарстан Республикасының законнар Җыентыгы турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертелде. Аерым алганда, Татарстан Республикасының законнар Җыентыгын бастырып чыгару буенча Республика комиссиясен оештыру һәм аның вәкаләтләре мәсьәләләрен җайга салучы Законның 4 статьясына үзгәрешләр кертелде.
Кичә Татарстан Республикасы Дәүләт Советында 2013 елда Казан шәһәрендә узачак XXVII Бөтендөнья җәйге универсиаданы оештыру һәм үткәрү мәсьәләләре буенча РФ Дәүләт Думасының Фракцияара депутатлар берләшмәсе Советының күчмә утырышында «Универсиада 2013»не үткәрүнең оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Утырышта Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International