ЯҢАЛЫКЛАР


6
октябрь, 2009 ел
сишәмбе
"Коррупциягә каршы тору турында" 2008 елның 25 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль законны гамәлгә ашырып, Мәҗбүри күченүче кеше статусын бирү, аның гамәлдә булу вакытын озайту, мәҗбүри күченүче кеше статусын югалту һәм мәхрүм итү, шулай ук мәҗбүри күченүче кешеләр статусы учеты буенча дәүләт функциясен гамәлгә ашыру буенча Федераль миграция хезмәтенең административ регламентына үзгәрешләр кертелде.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы эшчәнлегенең иң мөһим юнәлешләреннән берсе булып республиканың башкарма хакимияте органнарының норматив хокукый актларын дәүләт теркәвенә алу тора. Дәүләт теркәвенә тәкъдим ителә торган һәр норматив хокукый актның законнарга тәңгәллеге җентекләп анализланганлыктан, Татарстан Республикасы норматив хокукый актларын дәүләт теркәвенә алу һәм алып баруны гамәлгә ашыру башкарма хакимият органнары тарафыннан барлыкка китерелә торган актларның законлылыгын тәэмин итә.

5
октябрь, 2009 ел
дүшәмбе
Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының рәсми сайтында "Нотариус эшчәнлеге хокукына лицензия бирү буенча дәүләт функциясенең РФ Юстиция министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырылуының административ регламентын раслау турында" РФ Юстиция министрлыгы боерыгы проекты урнаштырылган.

3
октябрь, 2009 ел
шимбә
“Студентларның белем алуга мохтаҗлары өчен кредитлау ташламалары турында карар әлеге елның декабрендә үк гамәлгә керәчәк”,- дип хәбәр итте кичә РФ премьер-министры  Владимир Путин "Бердәм Россия" җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә гражданнар белән очрашуда.

2
октябрь, 2009 ел
җомга
Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Ю.З. Камалтынов рәислегендә Коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру буенча республика советы утырышы узды. 2009-2011 елларга Татарстан Республикасының Коррупциягә каршы сәясәте стратегиясен гамәлгә ашыру буенча Республика программасы программа чараларының 2009 елның беренче яртыеллыгына үтәлеше турында совет утырышында  Татарстан Республикасы юстиция министры - Коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру буенча республика советы әгъзасы  М.М.Корманов хәбәр итте.
Россия Федерациясе Юстиция Министрлыгы «Россия Федерациясендә нотариус һәм нотариус эшчәнлеге турында» федераль закон проекты концепциясен әзерләде. Ул гамәлдәге законнарга алмашка килергә тиешле.

1
октябрь, 2009 ел
пәнҗешәмбе
РФ Конституция Суды Татарстан Республикасы Югары суды соравы буенча "Әйләнә-тирә табигатьне пычраткан, калдыклар тараткан, зыянлы тәэсирләрнең башка төрләре өчен Түләүне һәм аның чик күләмнәрен билгеләү тәртибен раслау турында” РФ Хөкүмәте Карарының 4 пунктындагы "б" пунктчасы нигезләмәсенең конституциячеллеген тикшерү турындагы эшнең Карарын тәкъдим итте.
Торак йортның диварларында реклама шәһәрдә яшәүчеләр өчен күптән инде гадәти хәл кебек. Әлбәттә, реклама конструкциясен урнаштырганда барысының да, шул исәптән фатир хуҗаларының да ихтыяҗы исәпкә алынырга тиеш.

30
сентябрь, 2009 ел
чәршәмбе
Россия Федерациясе Юстиция министрлыгы сайтында “Дәүләт мәгълүмат ресурсларыннан файдалануның куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре буенча Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” федераль закон проекты урнаштырылды. РФ Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгында эшләнгән закон проекты түбәндәгеләрне күздә тота:
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Регламенты нигезендә гражданнар һәм дәүләтнеке булмаган юридик затлар белән үзара бәйләнешләрдә дәүләт хакимияте органнарының (дәүләт хезмәткәрләренең) контрольдә тоту, хәл итү, теркәү яки юрисдикция вәкаләтләре, шулай ук әлеге вәкаләтләрне гамәлгә ашыру тәртибе һәм вакытлары билгеләнә торган нәтиҗә чыгаруга кертелүче хокукый акт проектларының коррупциягә каршы экспертизасын үткәрү Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International