ЯҢАЛЫКЛАР


1
сентябрь, 2009 ел
сишәмбе
Республика көнен һәм Белем көнен бәйрәм иткән көннәрдә ТР Юстиция министрлыгы җитәкчелеге Бөгелмә шәһәрендә әлеге вакыйгаларга багышланган бәйрәм чараларында катнашты. 29 августта юстиция министры М.М.Корманов Бөгелмәдә булды.
«2010 елның ахырында Дәүләт Думасына “Мәгариф турында” яңа интеграцияле закон проекты кертеләчәк”,- дип хәбәр итте пресс-конференциядә Дәүләт Думасының Мәгариф комитеты башлыгы Григорий Балыхин.

29
август, 2009 ел
шимбә
Сентябрьдә РФ Иҗтимагый палатасы әгъзалары интернет-берләшмә вәкилләре белән берлектә глобаль челтәрдә куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен Җинаять һәм Җинаять-прцессуаль кодексларына үзгәрешләр эшләүне дәвам итәчәкләр. Бу турыда «Россия Федерациясендә куркынычсыз интернет елы» Оештыру комитеты утырышында ИП әгъзасы Ольга Костина хәбәр итте.

28
август, 2009 ел
җомга
РФ Судьялар советы Президиумы утырышында “Җәмәгать судьялары һәм конституция (устав) суды эшчәнлеге турындагы мәгълүматны һәркем ала алуны тәэмин итү хакында” РФ субъектының рамкалы закон проектын эшләү турында карар кабул ителде.
Россиянең Финанс министрлыгы түрәләре 2010 елның 1 гыйнварыннан акцизлар һәм транспорт салымы ставкаларын арттыру турында закон проектын әзерләделәр. Проект ведомствоның рәсми сайтында дөнья күрде. Шулай итеп, акцизларны спирт һәм алкогольле продукциягә, тамәке һәм бензинга арттыру планлаштырыла.

27
август, 2009 ел
пәнҗешәмбе
Суд приставларының федераль хезмәте явызларча бурычларын түләмәүчеләрне акылга утыртуның тагын бер ысулын тапты.

26
август, 2009 ел
чәршәмбе
Россия гражданлыгын алу җиңеләйде. РФ гражданлыгы мәсьәләләрен карау тәртибе турындагы Нигезләмәгә тиешле үзгәрешләр 2009 елның 25 августындагы 157 номерлы "Российская газета" да бастырылып чыгарылган РФ Президентының 2009 елның 19 августындагы 950 номерлы Указы нигезендә кертелде.

25
август, 2009 ел
сишәмбе
Россиянең Пенсия фонды җитәкчелеге һәм Башкортостан хөкүмәте хезмәттәшлек һәм "Башкортостанның Социаль картасы "н кулланып мәгълүмати үзара бәйләнеш турындагы килешүгә кул куйды.
Россия правосудиесе күчмә булачак: мантияле кешеләр утырышларны теләсә кайда үткәрергә мөмкинлек бирүче махсус "электрон чемоданнар" алачаклар.

24
август, 2009 ел
дүшәмбе
Россия Федерациясе Юстиция министрлыгы бәйсез экспертларның беренче исемлеген бастырды. Алар яңа караш белән коррупциячел факторларны ачыклау максатыннан закон, боерык һәм инструкция проектларына бәя бирәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International