ЯҢАЛЫКЛАР


8
сентябрь, 2009 ел
сишәмбе
РФ Хөкүмәтенең 2009 елның 20 августындагы карары нигезендә дәүләт контроле (күзәтүе) органнары һәм муниципаль контроль органнары тарафыннан контроль чараларын үткәрүгә җәлеп ителүче гражданнарны һәм оешмаларны аккредитацияләү кагыйдәләре расланды.

7
сентябрь, 2009 ел
дүшәмбе
РФ Финанс министрлыгының Салым һәм таможня-тариф сәясәте  департаментының 2009 елның 18 августындагы хаты нигезендә карамакларында бала (балалары) булган салым түләүчеләргә ФЗКС буенча стандарт салым түләве икеләтелгән күләмдә бирелә.
РФ Генераль прокуратурасы оператив-эзләү чараларын үткәрү өчен челтәрләргә һәм почта элемтәсе чараларына куелган таләпләрнең берничә пункты нигезләмәләрен законлы түгел дип таныды.

5
сентябрь, 2009 ел
шимбә
Йөртүчеләр машинаны эвакуацияләгәннән һәм штраф стоянкага алып киткәннән соң кире кайтару өчен акча түләргә кирәклеге турында якыннан таныш. РФ Хөкүмәтенең 2009 елның 28 августындагы карары нигезендә транспорт чарасын тоткарлау, стоянкага урнаштыру, саклау, шулай ук эксплуатацияләүне тыю Кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде.

4
сентябрь, 2009 ел
җомга
Депутат Сергей Иванов һәм Игорь Лебедев “Транспорт чаралары хуҗаларының граждан җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү турында” ФЗ 15 статьясына үзгәреш кертү хакында” Федераль закон проектын әзерләделәр һәм Дәүләт Думасына керттеләр.
Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының 2009 елның 30 июнендәге 199 номерлы боерыгы нигезендә РФ Юстиция министрлыгының гражданнарны кабул итүне оештыру, телдән һәм язма мөрәҗәгатьләрен гражданнарның карарны Россия Федерациясе законнары нигезендә билгеләнгән вакытта кабул итү турында белдерү кәгазе белән вакытында һәм тулысынча карауны тәэмин итү буенча Административ регламенты расланды.

3
сентябрь, 2009 ел
пәнҗешәмбе
2009 елның 2 сентябрендә Дәүләт Думасына “Торак коммуналь хуҗалыкны үзгәртеп коруга ярдәм итү Фонды турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында” закон проекты
2009 елның 2 сентябрендә Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының эксперт советы утырышы узды. Анда 3 федераль закон проекты каралды:

2
сентябрь, 2009 ел
чәршәмбе
Дмитрий Медведев «РФ Президенты каршында бала хокуклары буенча Вәкаләтле зат турында» Указга кул куйды. РФ субъектларының дәүләт хакимияте органнарына бала хокуклары буенча Вәкаләтле зат вазыйфасын булдыру тәкъдим ителде.
Агымдагы елның 1 сентябреннән ЭЭМ яңа Регламенты үз көченә керде ("Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының юл хәрәкәтендә катнашучылар тарафыннан юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү өлкәсендәге таләпләрне үтәүләрен контрольдә тоту һәм күзәтү буенча дәүләт функциясен башкаруның Административ регламентын раслау турында” 2009 елның 2 мартындагы 185 номерлы Боерык. Анда Дәүләт авто инспекциясе хезмәткәрләренең төрле хәлләрдә үз-үзләрен тоту кагыйдәләре язылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International