Дисциплинар суд катнашын барлыкка китерү турында закон проекты пакетын РФ Дәүләт Думасы 11 сентябрьдә беренче укылышта кабул итте. ИА REGNUM Новости корреспонденты хәбәр итүенчә, махсус суд органы Югары суд һәм Югары Арбитраж суды судьялары арасыннан ике елга бер тапкыр сайлана торган алты судьядан торачак.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты утырышы узды. Утырышта ТР Юстиция министрлыгы тарафыннан эшләнгән “Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте турында” Татарстан Республикасы Законының 17 статьясына үзгәртү кертү хакында” Татарстан Республикасы законы проекты каралды.