ЯҢАЛЫКЛАР


13
август, 2009 ел
пәнҗешәмбе
Агымдагы елның 12 августында республиканың муниципаль районнары һәм шәһәр округларының административ комиссияләре эшчәнлеген барлыкка китерү һәм оештыру буенча тапшырылган дәүләт вәкаләтләренең җирле үзидарә органнары тарафыннан үтәлешен контрольдә тотуны гамәлгә ашыру буенча министрлыкка йөкләнгән вәкаләтләрне башкарү максатларында Департамент хезмәткәрләре тарафыннан Балык Бистәсе һәм Питрәч муниципаль районнарының административ комиссияләре эшчәнлеген тикшерү гамәлгә ашырылды.

12
август, 2009 ел
чәршәмбе
Россия Президенты Дмитрий Медведев җирле үзидарә органнарына 18 яшьтән сайлана алу хокукын билгеләүче закон проектын РФ Дәүләт Думасына юнәлдерде. Федераль закон проекты Россия Федерациясе гражданнарына җирле үзидарә органнарына  сайланырга мөмкинлек бирүче яшькә кагылышлы өлештәге сайлау законнарының нигезләмәләрен ачыклауга юнәлдерелгән.
РФ Хөкүмәтенең 2009 елның 5 августындагы 637 номерлы Карары нигезендә мәҗбүри сертификатлаштырылырга тиешле товарлар исемлегенә үзгәрешләр кертелде.

11
август, 2009 ел
сишәмбе
Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлекне оештыру департаменты тарафыннан Департамент белгечләренең 2009 елның II кварталындагы Татарстан Республикасы шәһәр округында һәм муниципаль районнарындагы эшчәнлеге нәтиҗәләре чыгарылды.
2009 елның 31 июлендә РФ Хөкүмәте Рәисе В.Путин “Илнең Ерак Көньчыгышыннан европа өлешенә һәм кире юнәлештә һава юллары аша пассажирлар ташуны һәркем ала алуны тәэмин итү максатларында 2009 елда һава транспорты оешмаларына субсидияләрне бирү Кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында” 632 номерлы Карарга кул куйды.

10
август, 2009 ел
дүшәмбе
2009 елның июлендә Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының бердәм банкы бүлегенә бердәм банкка кертелү өчен җирле үзидарә органнарыннан 226 муниципаль хокукый акт керде; җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары карарлары, муниципаль берәмлекләр башлыклары һәм муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары җитәкчеләре карарлары һәм боерыклары.
Дмитрий Медведев “Дисциплинар суд катнашуы турында” Федераль конституция законы проектын Дәүләт Думасы каравына кертте.

8
август, 2009 ел
шимбә
Казан шәһәре мерының 23.07.2009 елдагы 263 номерлы карары нигезендә Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең муниципаль органындагы җирле үзидарә органнарында мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу комиссиясе турында Нигезләмә расланды.

7
август, 2009 ел
җомга
“2009-2011 елларга Татарстан Республикасының Коррупциягә каршы сәясәте стратегиясен гамәлгә ашыру буенча Республика программасын раслау турында” 22.09.2009 елдагы 693 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты карарының 4 пунктын гамәлгә ашыру тәртибендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы югарыда искә төшерелгән Республика программасын башкаруның квартал саен мониторингын гамәлгә ашыра.
“Машина йөртү таныклыгын гамәлгә кертү турында” 13.05.2009 елдагы 365 номерлы РФ ЭЭМ боерыгы нигезендә 2011 елның 1 мартыннан да соңга калмыйча Дәүләт инспекциясенең имтихан бүлекчәләрендә яңа үрнәктәге машина йөртү таныклыкларын бирә башлаячаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International