ЯҢАЛЫКЛАР


6
август, 2009 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Арбитраж идарәчеләрнең үз җайга салучы оешмалары белән хезмәттәшлек буенча координация советы утырышы узды.
2009 елның 25 июлендәге 214 номерлы Федераль закон нигезендә “Россия Федерациясенең чит илдәге ватандашларга карата дәүләт сәясәте турында” Федераль законга үзгәрешләр кертелде.

5
август, 2009 ел
чәршәмбе
Дәүләт хезмәтләрен күрсәтү сыйфатын күтәрү, халыкның барлык катлаулары өчен дәүләт хезмәтләрен ала алуны тәэмин итү һәм дәүләт хезмәтләрен күрсәтүче оешмаларга таләпләрне стандартлаштыру максатларында 2009 елның 30 июнендәге 445 номерлы Министрлар Кабинеты карары нигезендә Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтләре сыйфатының стандартлары турында нигезләмә расланды.
Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының 2009 елның 22 июлендәге 224 номерлы боерыгы нигезендә Россиянең Юстиция министрлыгы каршында дини эчтәлектәге мәгълүмат материалларында экстремизм билгеләрен ачыклауны өйрәнү буенча Фәнни-консультатив совет барлыкка китерелде.

4
август, 2009 ел
сишәмбе
РФ Хөкүмәте җир кишәрлекләре, биналар һәм корылмаларның ипотекасын дәүләт теркәвенә алу вакытларын бер айдан алып 15 хезмәт көненә кадәр, ә торак урыннарның ипотекасын - 5 көнгә кадәр кыскартырга тәкъдим итә.

3
август, 2009 ел
дүшәмбе
“Киләсе елның мартында Россия сайлаучылары кәрәзле телефоннардан файдаланып тавыш бирә алачаклар”,- дип хәбәр итте Интерфакска РФ Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Владимир Чуров.
Рейдерларга каршы төзәтмәләр пакетының беренчесеннән соң икенчесе керәчәк. Дәүләт Думасының милек буенча комитет Рәисе Виктор Плескачевский рейдерларга каршы төзәтмәләрнең яңа пакетына аңлатма бирде:

2
август, 2009 ел
якшәмбе
Юбилеегыз көнендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре исеменнән иң изге теләкләрне кабул итеп алыгыз!
Бердәм эшчәнлек еллары сезнең кешелеклелегезне, намуслылыгызны, һөнәрилегегезне һәм искиткеч эшчәнлек сыйфатларыгызны бәяләргә мөмкинлек бирде.

31
июль, 2009 ел
җомга
РФ Премьер-министры Владимир Путин даруларга бәяләрне дәүләт җайга салуын көчәйтүне таләп итте дип хәбәр итә Финмаркет.
Россия Федерациясе Юстиция министрлыгы сайтында “Россия Федерациясе Конституция Суды турында” законга төзәтмәләр проекты дөнья күрде. Закон проекты суд закон җайга салуын таләп итүче карар кабул иткән очракта, закон проектын Дәүләт Думасына кертү өчен Хөкүмәткә бирелә торган вакытны 3 айдан 9 айга кадәр арттыруны тәкъдим итә. Дәүләт органнарының документлар тапшыру, аңлатмалар бирү яки экспертларны җәлеп итү буенча КС мөрәҗәгатьләренә җавап бирү вакытын 1 айдан 2 айга кадәр арттыру тәкъдим ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International