ЯҢАЛЫКЛАР


14
октябрь, 2008 ел
сишәмбе
2008 елның 11 сентябрендә “Шәһәр округлары һәм муниципаль районнарның җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү турында” 1313-р номерлы боерыгына кул куелды.

13
октябрь, 2008 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы республикабызның Югары уку йортлары белән төрле мәсьәләләр, шәхсән, практика узу, республикабызның югары уку йортларының юридик факультет студентлары белән конкурс уздыру, кадрларны яңадан укыту һ.б. мәсьәләләр буенча тыгыз элемтәдә тора.
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында ТР юстиция министры М.М.Корманов рәислегендә Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координация комитетының эксперт советы утырышы узды. Утырыш барышында түбәндәге Татарстан Республикасы закон проектлары карап тикшерелде:

11
октябрь, 2008 ел
шимбә
Дәүләт Думасында кәрәзле телефоннар урлау белән бәйле җинаятьләрне кисәтү турында закон проекты концепциясен эшләү буенча эшче төркем булдырылды дип хәбәр итә “Бердәм Россия” партиясенең матбугат хезмәте.

8
октябрь, 2008 ел
чәршәмбе
2008 елның 10 сентябрендәге 655 номерлы Татарстан Республикасы Карары нигезендә, 2008-2010 елларга “Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү” максатчан программаны тормышка ашыру кысаларында яшь гаиләләргә торак сатып алу өчен социаль түләүләр бирү кагыйдәләре расланды.
Кичә РФ федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсендә Татарстан Республикасында башкарма хакимият органнарының һәм җирле үзидарә органнарының банкротлык процедурасының нәтиҗәлелеген күтәрү һәм арбитраж идарәчеләр эшчәнлеген контрольдә тоту мәсьәләләре буенча үзара бәйләнеше буенча эшче төркем утырышы узды.

7
октябрь, 2008 ел
сишәмбе
“Россия Федерациясендә судьялар статусы турында” Россия Федерациясе Законы нигезендә судья вәкаләтләрен башкару өчен кирәкле квалификация дәрәҗәсен күтәреп тору максатларында Россия правосудие академиясенең Казан филиалында ТР Юстиция министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары һәм аларның аппараты хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү оештырылды.
Агымдагы елның III кварталында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына муниципаль берәмлекләрдән Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының бердәм банкына кертү өчен 755 муниципаль хокукый акт – җирле үзидарәнең вәкилле органнары карарлары, муниципаль берәмлек җитәкчеләре һәм муниципаль берәмлекнең башкарма комитет җитәкчеләре карарлары һәм боерыклары керде.

6
октябрь, 2008 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән үзара бәйләнешне оештыру департаменты республиканың муниципаль берәмлекләр территорияләре чикләрен тасвирлау буенча эшне тәмамлый. Бүгенгә сүз авыллар арасындагы территорияләрне юк итү һәм муниципаль районнарның аерым территорияләре эчендәге чикләрен тәртипкә салу турында бара.
Бүген ТР юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров 2008 елның 21 октябрендә “Казан” милли-мәдәни үзәктә “Татарстан Республикасында ришвәтчелеккә каршы стратегияне гамәлгә ашыруда “Бердәм Россия” партиясе активының һәм “Татарстан – яңа гасыр” иҗтимагый хәрәкәтенең роле һәм урыны” темасына семинар уздыру мәсьәләләре тикшерелгән ТР Дәүләт Советы киңәшмәсе эшендә катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International