ЯҢАЛЫКЛАР


29
октябрь, 2008 ел
чәршәмбе
Җирле үзидарә турындагы законнарда үзгәрешләр булу, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә буенча комитеты тәкъдимен исәпкә алу, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең үрнәк (модель) уставларын яңадан карау һәм яңа редакциядә бәян итү кирәклеге белән бәйле рәвештә Татарстан Республикасы юстиция министрының 20.10.2008 елдагы 01-01/47 номерлы боерыгы белән Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең үрнәк (модель) уставларын эшләү буенча эшче төркем оешты.
Россия Президенты “Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында” Федераль Законның 21 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” һәм “Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында” Федераль Законның 22 статьясындагы 3 өлешне көчен югалткан дип тану хакында” федераль законнарны имзалады.

28
октябрь, 2008 ел
сишәмбе
2008 елда ТР Юстиция министрлыгының Хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән үзара бәйләнешне оештыру департаменты тарафыннан республиканың 38 муниципаль районы җирлекләре чикләренең картографик тасвирламасын раслау турында 38 закон проекты әзерләнде һәм ТР Дәүләт Советына кертелде, шулай ук җирле үзидарә органнарының мөлкәт йөкләмәләре буенча тапшыру (бүлү) актларын раслау турында 44 закон проекты әзерләнде.
ТР Юстиция министрлыгының “Хокук һәм хәят” иҗтимагый-хокукый журналы редакция советының уздырылган утырышында халыкның хокукый культурасын күтәрү мәсьәләләре каралды. Редакция советы рәисе, ТР юстиция министры Мидхәт Корманов, ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова һәм ТР Дәүләт Советы комитеты рәисе Разил Вәлиев соңгы атналарның аеруча мөһим вакыйгалары турында җиткерделәр, гади гражданнарга бушлай юридик ярдәм күрсәтү мөһимлеген ассызыкладылар.

27
октябрь, 2008 ел
дүшәмбе
Дәүләт Думасы РФ Хөкүмәте тәкъдим иткән, 2008-2010 елларга федераль бюджетка үзгәрешләр кертүне күздә тоткан законны кабул итте.

16
октябрь, 2008 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының бюджет, салымнар һәм финанс буенча комитеты утырышы узды. Анда ТР юстиция министры вазыйфаларын башкаручы С.Н.Столяров “Яңа төзелгән “Зеленодольск муниципаль районы” муниципаль берәмлеге җирле үзидарә органнарының һәм “Зеленодольск муниципаль районы” муниципаль берәмлеге территориясендә җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү вәкаләтләрен гамәлгә ашырган органнарның мөлкәт йөкләмәләре буенча тапшыру (бүлү) актын раслау турында” ТР законы проектын тәкъдим итте.

15
октябрь, 2008 ел
чәршәмбе
Кичә Кама Тамагы муниципаль районы администрациясендә ТР юстиция министры урынбасары Ә.Б.Сираҗетдиновның гражданнарны күчмә кабул итүе оештырылды.
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән үзара бәйләнешне оештыру департаментының аналитик һәм норматив-методик эш бүлеге әйдәүче консультанты Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вакант вазыйфасын биләүгә конкурс комиссиясе утырышы узды.

14
октябрь, 2008 ел
сишәмбе
“Татмедиа” Татарстан Республикасының Массакүләм коммуникацияләр буенча агентлыгында һөнәри техникум һәм уку йортлары укучыларын торак белән тәэмин итү һәм бу өлкәдә ришвәтчелек мәсьәләләренә багышланган матбугат конференциясе узды. Анда сүз белем бирү учреждениеләренең ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы тулай тораклары турында барды. Конференциядә ТР юстиция министры вазыйфаларын башкаручы С.Н.Столяров катнашты.
2008 елның 14 октябрендә Татарстан Республикасы Президенты каршында Дәүләт һәм муниципаль идарә академиясендә Татарстан Республикасы шәһәр һәм авыл торак пунктлары башлыкларының “Дәүләт һәм муниципаль идарә” темасына семинар-киңәшмәсендә Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының бердәм банкы бүлеге җитәкчесе Э.М.Аверьянова Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлары регистрын булдыру һәм алып бару буенча киләчәккә эшчәнлек планнары турындагы мәгълүмат белән чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International