Матур гадәт буенча, бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Министрлык хезмәткәрләре балалары өчен чыршы бәйрәме булды. Бәйрәмне юстиция министры М.М.Корманов ачып җибәрде. Министрлыкта эшләүче әтиләр һәм әниләр, әбиләр һәм бабайлар исеменнән ул балаларны матур кыш айлары һәм якынлашып килүче серле Яңа ел бәйрәме белән котлады һәм күңелле ял теләде.